Депутат Валерий Гартунг банкларга физик затлар арасында башкарылган акча күчерүләр өчен гражданнардан комиссия алуны тыю тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта ул 25 июньдә пленар утырыш башланыр алдыннан әйтте. Бу хакта «Инфо24» хәбәр итә.
Депутат фикеренчә, мондый чаралар илдә икътисади вазгыятьне яхшыртырга ярдәм итәчәк. Банк комиссияләрен гамәлдән чыгарудан тыш, ул шулай ук микрофинанс оешмалары биргән заемнар буенча максималь процент ставкасын чикләргә тәкъдим итә. Ставкалар 100 проценттан югары булмаска тиеш, ди ул.
Гартунг әйтүенчә, хакимиятнең чикләүләр кертү тырышлыкларына карамастан, россиялеләр өчен микрокредитлар буенча максималь ставкалар һаман да 300 процентка кадәр җитә.
Моннан тыш, депутат, коллекторлык агентлыклары эшчәнлеген тулысынча тыярга кирәк, дип саный. Ул моны гражданнарны яклау һәм икътисадны тотрыкландыру өчен кирәкле чара дип атый, диелә хәбәрдә.