Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Физәлия Дәүләтгәрәева: «Укучыга өмет орлыгы сала алсаң, йокысыз төнең исраф булмаган»

Матбугат укучыларга язучы Физәлия Дәүләтгәрәева исеме таныштыр. Аның тормышча хикәяләре укучылар арасында зур популярлык казанды. Безнең сайтыбызда да аның хикәяләре чыга һәм яратып укыла. «Интертат» сайты редакциясендә «Төзәтәсе ялгышлар бар» китабы чыгуы уңаеннан, Физәлия ханымның үзе белән таныштырырга булдык.

news_top_970_100
Физәлия Дәүләтгәрәева: «Укучыга өмет орлыгы сала алсаң, йокысыз төнең исраф булмаган»
Физәлия Дәүләтгәрәеваның шәхси архивыннан

Физәлия ханым, укучыларыгыз Сезне белеп тә бетермидер. Сез кайсы яктан, кайда туып-үстегез?

Мин Башкортстанның Борай районы Әбдрәшбаш авылында туып үстем. Гаиләдә биш бала идек. Әткәй күп еллар идарәдә хисапчы булып хезмәт куйды. Әнкәй бригадка эшкә йөрде.

Балачакта ныклы хезмәт мәктәбе үттек. Шул сәбәпле, барыбыз да авыр эшкә курыкмыйча тотынабыз. Җырларда җырланганча: «Без үскәндә үскән идек тал тамырлары кебек. Үсеп җиткәч таралыштык кош баллары кебек…» 94 яшьлек әнкәебез янына җыелганда, бергә уйнап та сугышып үскән чакларны сагынып искә алабыз. Олыгая барган саен, балачак ешрак искә төшә икән. Кеше ялан тәпиле балачагын сагынганда, җанына кер тимәгән, тормыш тузаны кунмаган риясыз чорын сагынуыдыр, ахры.

Физәлия ханым, ә кешенең җанына кайчан кер тия башлый дип уйлыйсыз? Ничек була бу күренеш?

Тормыш юлы гел актан-ак, турыдан-туры түгел. Шул катлаулы, тузанлы, бормалы юлны үткәндә керләнәбездер инде.

Сезне балачактан өлкән тормышка «төртеп чыгарган» нинди вакыйга күңелегездә уелып калды?

Безнең балачак җиңел булмады. Тулы гаиләдә үссәк тә, күбрәк әнкәй канатына сыенып үстек. Әнкәй бик күп авырлыклар кичерде. Биш баласы хакына түзде. Без үскәндә үк өлкәнәйдек дияргә була. Эштән дә, мөстәкыйллектән дә курыкмадык. Балачакка күз салам да шундый фикергә киләм — бала үскәндә ярату тоеп үсәргә тиеш. Шулай булмаса, бу ярату ачлыгы гомере буена үзен сиздерәчәк.

Профессиягез буенча сез кем?

Белемем буенча — тукыма туку буенча техник.

Хәзер сез Свердловск өлкәсендә яшисез. Екатеринбургка күченүегез ничек килеп чыкты?

Мәктәпне тәмамлагач, Свердловск (әлеге Екатеринбург) шәһәренә чыгып киттем. Тукыма туку комбинатына эшкә кердем. Кичке техникумда укып белем алдым. Хәзер ике улым, ике оныгым бар.

Кайчан әдәби әсәрләр яза башладыгыз?

Беренче «әсәрләр» балачакта язылды, алар шигъри рәвештә иде. Алар, әлбәттә, әнигә, туган илгә багышланып язылды.

Күпме хикәя яздыгыз? Алар нәрсә турында?

Язылган хикәяләр бихисап. Инде санын да төгәл белмим. Алар күбесе тормыштагы вакыйгаларга, күзәтүләргә нигезләнгән.

Язучы кызыклы әсәр яза алсын өчен тормышта күпне күрүе кирәк, диләр. Хәзерге әдәбиятта көчле әсәрләр булмавын шуның белән аңлатучылар бар — әйтик, сугыш заманында тормыш авыр булган, хәзер рәхәт, шуңа күрә әсәрләр дә шундый. Сез килешәсезме? Сез авырлыкларны күп күрдегезме? Нинди авырлыклар, сынаулар аша узарга туры килде?

Кулына каләм алган кешенең гайре дә күзәтүчән булырга тиешлеге белән килешәм, әлбәттә. Кайдадыр ишеткән, күргән хикәя нигезенә салырлык мөһим бер хәлнең иң мавыктыргыч өлешен «тотып ала», шул вакыйганы үстерә, сүрәтли белү — монсыз хикәя язылмыйдыр дип уйлыйм. Әдәбият, әлбәттә, күбесенчә заманага бәйле. Тарихи әсәрләр тудыручы авторлардан аермалы буларак, күпчелек язучылар үзе яшәгән чорны яктырта. Сугыш чоры яисә башка авыр еллар хакындагы язмалар, бәлки, укучыны ныграк тетрәндерәдер. Тик сукыр-чукрак булмасаң, һәр чорда шундый ук мавыктыргыч сюжетлар, вакыйгалар табып була. Укучы ник гел генә тетрәнеп яшәргә тиеш соң? Укырга яраткан күпчелек халык, тормыштагы негативтан туеп, әсәрләрдән киресенчә позитив эзли. Ниндидер җан тынычлыгы эзләп кулына китап ала. Автор шул хаҗәтне үтәргә бурычлы. Интернет челтәрләре аша укучыларым белән турыдан-туры бәйләнешем бар. Авыр сюжетлы әсәрләр хакында: «Укый алмыйм. Башыма бәрә», − дип язганнары бар. Башына бәргән язма белән, әлбәттә, бик азлар гына кызыксынадыр.

Көчле әсәрләр булмавы белән килешеп бетмим. Көчле авторлар бар икән, димәк, көчле әсәрләр дә юк түгел.

Авырлык күрми генә беркем дә тормыш юлын үтмидер. Мин авырлык күрү хакында болай уйлыйм. Бик тә кыен чакларда миннән дә авыррак яшәгән кешенең тормышы күңелемә килә. Синнән мең кат авыррак яшәгән кеше түзә, яши бит, димәк, шыңшырга хакың юк, дим үземә. Илдә сугыш булмаса, ачлык булмаса, балалар, үзебез таза-сау булса, калганына түзәргә була дип саныйм.

Сезнең әсәрләрегез вакытлы матбугатта чыгып тора, алар популяр. Укучылардан нинди фикерләр килә?

Әйе, шөкер итәм, язмаларым вакытлы матбугатта чыгып тора. «Популяр» бәясе никтер күңелгә бик ятып бетми. Популяр булырга беркайчан да омтылмадым. Күңелләренә ошамаганнар кичерә күрсен бу «популярлыкны». Укуын укыйлар, рәхмәт. Укучылардан бик еш рәхмәт сүзләре ишетәм. Рәхмәт минем өчен ул җылы сүз генә түгел, киңрәк мәгънә.

Үзегез кемнәрне яратып укыйсыз? Нинди әсәрләрне яратасыз?

Яхшымы-түгелме, соңгы арада яшәешебез интернет челтәренә бәйле. Бу бер яктан кешеләрне бер-берсеннән ерагайта. Икенче яктан киңрәк мөмкинчелек бирә. Аннан төрле сорауларга җавап эзлибез. Китапханәдәге кебек, китаплар сайлап алабыз. Мин дә соңгы вакытта күпчелек китапларны интернеттан укыйм. Әлбәттә, Зифа Кадыйрованы яратып укыйм. Зур талантларына сокланып, Марат Кәбировны, Гүзәл Әдһәмне. Башкаларның әсәрләрен уку кулына каләм тоткан һәркемне ниндидер күләмдә уйланырга, язарга өйрәтә дип саныйм. Галим-шагыйрә-язучы Халисә Ширмән шигырьләренә мөккибән китәм. Шәмсия Җиһангированың, Гөлүсә Батталның таланты алдында баш иям. «Сөембикә» журналы, «Ирек мәйданы» газетасы, Уфада чыга торган «Диләфрүз» газетасы төрле рубрикаларга бик бай. Язган шигырьләремне дә укучыларым игътибарсыз калдырмый. Шигырь сөюче ул — нечкә күңелле, хисчән кеше. Бала күңелле кеше. Ә балаларның күңеле ул риясыз, тормыш тузаны аны корымлатмаган.

Әсәрләрегезнең геройлары чын тормыштан алынганмы? Шулай булса, үзләрен танучылар бармы?

Күпчелек әсәрләр чын тормыштан алынган. Миңа ышанып, тормышын, серен ачучылар байтак. Аларга бик рәхмәтлемен һәм әсәрнең «соавторы» дип атар идем. Аннары кайдадыр, кемнәндер ишеткән хәлләр битараф калдырмый. Уйланып йөрисең дә хикәя туа. «Бу бит минем тормыш!» — дип әсәрләрнең геройлары аша үзләрен танучылар да бар.

Хатын-кызга бәхетле булыр өчен нәрсә кирәк, сезнеңчә? Үзегезнең күзәтүләрдән чыгып ниләр уйлыйсыз? Бәхетле булуның шартлары үзгәрәме заманга карап?

Бәхетне кем нидә күрә, ул шунда. Бәхетле булу стандартлары юктыр. Бәхетле мизгелләр — ул янып сүнгән кояш нуры кебек. Нур сүнә, ә күңелдә яктылыгы кала. Һәрвакыт тоташ бәхет тою мөмкин түгел. Минем өчен бәхет якыннарымның, үземнең сәламәтлеге, иминлеге, күңел тынычлыгы дисәм, зур ачыш ясамам. Булган тормышыңнан шөкер итә белү дә күңелдә бәхет тойгысы тудыра. Нәфесеңне тыя белеп, үз җаена барган һәр көнеңә рәхмәт әйтү кирәк дип саныйм. Аннары иҗат итүдән дә бәхет тоя беләм. Хәтта иҗат газаплары аша да. Нәни генә шатлыктан да бәхет тоеп була. Заманга карап, бәхетле булу шартлары кемдер өчен үзгәрәдер дә, бәлки. Һәр замана үз кыйммәтләрен бәхет эталоны итеп куя. Минемчә, безнең кебек олыгая барган буында үз бәхет «эталоны» формалашкан һәм аны берни дә үзгәртә алмый.

Сезнең әсәрләрегез бәхетле тәмамлана. Нинди генә хәл булса да, сез укучыны тоташ өметсезлектә калдырмыйсыз. Бу тормыштан алынганмы, әллә укучыны «кызгану» кебек күренеш бармы, үзегезнең холкыгыз шундыймы?

Әсәрнең яхшы бетүе, әлбәттә, шарт түгел. Кызганычка, тормышта да бар да яхшы бетми. Ләкин үз язмаң белән кемнеңдер күңеленә керәсең икән, аннан өметсезлек орлыгы салып чыгып китәргә хакың юк дип саныйм. Укучы, китабыңны укып, бер көн, бер атна яки бер ай уйланып йөрергә мөмкин. Яисә, онытканда бер китап киштәсеннән алып, кабат укырга мөмкин. Укучы күңелен җәлеп иткән шул бер атнаны (бер көнне) кара буяларга буярга авторның хакы юктыр кебек. Моның өчен тормышта да «кара буяулар» күп. Киресенчә, өметсезлек урынына кечтеки генә өмет орлыгы сала алгансың икән, димәк, йокысыз үткән төнең исраф булмаган.

Кеше ни укый, ни күрә, ни ишетә, ни кичерә — болар барысы да юкка чыкмый, ә зиһеннең мең катлы «киштә-тартмаларында» саклана, җыела бара. Башыннан үткән яисә күргән-ишеткән хәл яки кичереш кешенең бүгенгесендә, киләчәгендә ниндидер этәргеч, стимул булырга мөмкин. Аннары, проза булсын, шигырь булсын, автор үз әсәрләре аша үзен дә тәрбияли. Үземнән генә мисал — иҗат итүем аша минем үз телемә, үз халкыма кайтып килешем. Безне бит рус милләте — дөньяда иң бөек милләт дип үстерделәр. Без бу милләт алдында һичшиксез баш ияргә кирәклегенә сукырларча инандык. Күпләребез язмышларын да шушы алдавыч инануга нигезләде. Үз милләтебездән аерылып, рус мохитендә бәхет эзләдек. Кем баласы икәнбез, шул милләтне зурларга, шул милләт алдында баш ияргә тиешбез. Чөнки безнең тамырларда, күзәнәкләрдә башка милләт түгел, татар каны, татар геннары. Татар телен мескен хәлгә төшерделәр. Тел — милләтнең нигезе. Тел бетсә, милләт тә юкка чыга дисәм, зур ачыш ясамам. Үз телең ул — әйтеп бетергесез, гаҗәеп зур байлык. Шул байлыкны югалтмаска, әпә көненә төшмәскә иде.

Мескенлектән котылу ысуллары бар микән ул?

Без мескен халык түгел. Һәркем моңа ышанырга тиеш. Безнең телебез искиткеч матур, камил. Без, татар буларак, үз-үзебезне яратырга тиеш. Безгә үз милләтебез белән горурланырга өйрәнергә кирәк.  

Сез ничек уйлыйсыз, тел, милләт саклансын өчен нишләргә кирәк? Ни генә әйтсәң дә, хәзер чын татар авылларында да балалар русча сөйләшә.

Көрәшергә кирәк, әлбәттә. Хаклымы-түгелме, өстән төшкән карарларны өтәләнеп үтәргә генә торабыз. Без бит кешенекен яуламыйбыз, үз хакыбызны яулыйбыз. Безнең үз телебездә яшәргә, сөйләшергә, укырга хакыбыз бар. Бу яктан милләт мәнфәгатен яклаган Фәүзия Бәйрәмова алдында баш ияргә була. Аннары баланың телен белү-белмәве гаиләдән һәм мәктәптән дә тора. Татар илендә, татар мохитендә мәктәпләрдә татар теле укыту кыскартылды - башка сыймаслык хәл. Мәктәпләр бу уңайдан үз фикерен әйтергә тиеш. Укытучылар бу яктан ата-аналар белән дә эш алып барырга тиеш, минемчә.

Өлкәнәйгәч, кеше гадәттә яшьләрне гаепли башлый. Элек без андый түгел идек, диләр. Сез килешәсезме — элек яхшырак иде кеше, хәзер начар дигән белән?

Замана, әлбәттә, кешеләрне үзгәртми калмый. Өлкәнәйгәч, чагыштыру мөмкинлеге туа. Элек кешеләр нинди иде, хәзер нинди, дип уйланасың. Хәтта кайвакыт үз-үзеңне дә үткәндәге үзең белән чагыштырасың. Әз-мәз булса да акыл керүе хактыр. Яшьләргә килгәндә, алар замана балалары. Аларны күбесенчә әниләре, дәү әниләре түгел, ә телевизор, интернет тәрбияли. Ә анда тискәре йогынты бик зур. Яшь буынга үрнәк булырлык идеаллар юкка чыгуы яхшы түгел. Элегрәк хезмәт кешесен данлау бар иде. Хәзер бу юк. Олы буынга карата хөрмәт-ихтирам тәрбияләү бар иде. Хәзер олы буын — «артык кашык». Тормыш, яшәеш кыйммәтләре үзгәрде. Дөресрәге, алар арзанайды. Тәхеткә акча менеп утырды.

«Тормыш авыр, яшьләргә эш юк», дигәнне дә еш ишетергә туры килә бит хәзер. Килешәсезме тормыш авыр дигән белән?

Һәр заманның үз авырлыгы була. Хәзерге яшьләр тормышына карыйм да, безнең чорда яшәве җиңелрәк иде кебек тоела. Эш хакында бер генә мисал: балалы-гаиләле ир-атның (хатын-кызның) якыннарын туйдыру өчен эштән башы чыкмый. Бер, ике, өч эштә эшли. Барыбер акчалары җитми. Чөнки хезмәт хакы түбән. Үз оям булсын дисәң, бурыч колына әйләндерәләр. Бездә нигәдер эш кешесенең хезмәте бик түбән бәяләнә. Эш кешесенең генә түгел, гомумән кешенең кадере юк. Тормыш көннән-көн авырлаша бара дигән фикер белән бик тә килешәм.

Бездә еш кына әсәрләрдән чыгып, кешенең үзе турында фикер йөртә башлыйлар, үзе турында язадыр, диләр. Шундый очраклар булганы бармы?

Әсәрләрдән чыгып, кешенең үзе турында фикер йөртүе урынлы дип саныйм. Әсәрдә нинди сюжет хакында сүз барса да, иң төптә, азмы-күпме дәрәҗәдә автор үзе турында яза. Һәр әсәрдә авторның йөзе чагыла, почеркы күренә. Аннары, бер кызыклы фикер ишеттем — автор дөньяда булмаганны яза алмый, имеш. Фантастика булсын, кеше ышанмаслык хәл булсын — ул кайчандыр, кайдадыр булган, яки булачак тарих. Димәк, кемнеңдер зиһененә ул тарихны мәгълүмати кырда «эзләп табу» сәләте бирелгән. Күп фантастик язучыларның «проектлары» күпмедер вакыттан соң тормышка аша бара. Авторның, үз чорыннан күпкә алга китеп, киләчәкне күрә алуы — үзе фантастика түгелмени?

Фантастика иҗат итә алыр идегезме?

Фантастика жанрына һәркем тотына алмыйдыр, минемчә. Моның өчен башка җиһан кешесе булу кирәктер. Фантастикага бәйле булмаса да, бик тә көчле авторларны укыганда, мин кайвакыт, бу бит фантастика, дип сокланып куям. Әлегә хәтле исемдә - үсмер чагымда китапханәдән кайтып керми идем. Джек Лондонның китапханәдә булган бөтен әсәрләрен укып чыктым. Русча әйткәндә, просто фантастический язучы!

Сезнең китапларыгыз чыкканы бармы? Кайда нинди китапларыгыз чыкты?

Үзнәшер, зур булмаган тираж белән бер генә китапчыгым чыкты. Хикәяләр җыентыгы. Дус-туганнарга, китапханәләргә таратып бетердем. Китап сату минем эш түгел.

Укучы китап укыймы, сезнеңчә? Хәзер китап укучы юк дип әйтәләр, сез килешәсезме?

Укучы хәзер китап укымый дигән фикер белән килешәсем килми. Китап ул — өнсез дус кебек. Киштәңдә яткан яхшы китапны җаныңда хаҗәтлек туганда кабат-кабат алып укырга була. Үзе дә сизмәстән, укучы һәм китап арасында диалог туа. Яхшы китап ул күпме вакыт үтсә дә искерми. Китап ул — дөньяның, тормышның көзгедәге чагылышы. Үзең өчен һәр көн яңа нәрсә, яңа мәгълүмат ачасың, ә барыбер ачып бетереп булмый. Дөнья — кеше үз гомере буена өйрәнә торган гаҗәеп хикмәт.

Апрель аенда «Төзәтәсе ялгышлар бар» китабы чыгу планлаштырылган. Бу китапка нинди әсәрләр керде?

Апрель аенда чыгачак «Төзәтәсе ялгышлар бар» китабын (Алла бирса) зур дулкынлану белән көтәм. Миндәй гади авторлар ягына йөзен борган «Татмедиа» оешмасына, зур тырышлык куйган «Татар-информ» хезмәткәре Рәмис Латыйповка бик рәхмәтлемен. Югыйсә, миннән күпкә талантлы, күпкә танылган язучылар бихисап икәнлеген инкяр итмим. Бу китапка, Алла бирсә, унлап хикәям керәчәк. Вакытлы матбугатта басылган һәм басылмаган әсәрләрем укучыларым күңелендә кечкенә булса да урын алыр дип өметләнәм.

Ялгышларны төзәтеп була дип саныйсызмы? Үзегезнең тормышыгыздан чыгып, ни уйлыйсыз?

Үткәндә калган ялгышларны төзәтеп булмаса да, уйланулар аша үз-үзеңне төзәтеп була дип саныйм.

Үкенгән чакларыгыз буламы?

Үкенгән чаклар булмады түгел, әлбәттә. Ялгыш-хаталардан беркем дә хали түгел. Үкенү ул — тәүбәнең бер рәвеше сыман. Кылган хатаңны аңлап, дөрес нәтиҗә ясыйсың икән, димәк, үкенүнең дә нәтиҗәсе (файдасы) юк түгелдер.

Укучыларыгызга нәрсә теләр идегез?

Укучыларымны инде якын дусларым, фикердәшләрем итеп тоям. Ә якын дусларга ни телиләр?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100