Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фитыр һәм фидия сәдакалары нәрсә белән аерыла?

news_top_970_100
Фитыр һәм фидия сәдакалары нәрсә белән аерыла?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Фитыр – ул һәр мохтаҗ булмаган мөселманның мохтаҗларга бирелә торган сәдакасы. Ул вәҗиб гамәл (ягъни бирсәң – саваплы, бирмәсәң – гөнаһлы буласың) булып тора. Һәм аны һәр мөселман кешесе, ураза тоту-тотмавына карамастан, тапшыра. Бу хакта «Хозур дин турында» телеграм-каналында хәбәр ителә.

Мохтаҗ кешеләр Ураза гаетендә гаиләсен куандыра, бәйрәм оештыра алсын өчен бирелә бу садака. Фитыр сәдакасын Рамазан ае дәвамында бирергә була. Гаеткә кадәр бирү тиешле. Әгәр Гает намазына кадәр биреп өлгерелмәсә, ул гади сәдака булып санала.

Фитыр сәдакасын мохтаҗларга һәм ярлыларга гына бирәләр. Фитыр сәдакасын мәчет, мәдрәсәләргә, әти-әниләргә, әби-бабайларга, балаларга, оныкларга, үз гаиләңә бирергә ярамый.

Ә фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Ягъни әгәр мөселман кешесе билгеле бер сәбәпләр аркасында ураза тота алмый икән, ул фидия сәдакасы бирә. Фидия сәдакасын Рамазанның башында да, уртасында да, азагында да бирергә була. Фидия акчалата да, товар белән дә түләнә ала. Аны үзең теләгәнчә бер генә фәкыйрь кешегә бирергә яисә берничә кешегә таратырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100