news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фитр садакасының үзенчәлекләре

news_top
Фитр садакасының үзенчәлекләре
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

«Хозур дин турында» каналында фитр садакасы турында аңлаталар.

Әбу Дауд китергән бер хәдистә болай диелә:⠀

«Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм ураза вакытында буш сүз сөйләп, бушка уздырган вакыт өчен чистарыну буларак һәм мохтаҗларны ашату нияте белән фитр садакасын тиешле кылган. Фитр садакасы бәйрәм намазына кадәр бирелсә, (тулысынча) кабул булыр, ә бәйрәм намазыннан соң бирелсә, гадәти садакадан китәр».

Хәнәфи галимнәре фитр садакасының түбәндәге үзенчәлекләрен билгеләгән:

  • Исламда фитр садакасы, зәкәт кебек, матди чыгымнар сораучы гыйбадәт санала.
  • Фитр садакасы (авыз ачу садакасы) ураза бәйрәме мөнәсәбәте белән бирелгәнгә күрә шулай атала.
  • Бу садака изге Рамазан аенда ураза тоту мөмкинлеге биргән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән бирелә.
  • Бу садака Рамазан аенда булган булган гөнаһ, кимчелекләрне каплау нияте белән бирелә.
  • Фитр шулай ук аз керемле, мохтаҗ кешеләрне бәйрәм уңаеннан шатландыру максатыннан да бирелә.
  • Фитр садакасы вәҗиб хөкемендә.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар