news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фитр садакасын кемгә бирергә ярый/ярамый?

news_top
Фитр садакасын кемгә бирергә ярый/ярамый?
Фото: «Татар-информ»

Фитр садакасы мөселман кешесе тарафыннан үзе тәэмин итәргә тиеш булмаган кешеләргә бирелә. Шулай ук садака бирүче, турыдан-туры яисә читтән булса да, бу гамәленнән матди керем алырга тиеш түгел, дип аңлаталар «Хозур дин турында» сәхифәсендә.

Бу кагыйдә зәкяткә дә кагыла. Шунлыктан, зәкят, фитр садакасы һәм фидия усуль саналганнарга (әни, әти, әби, бабайлар) һәм фуруг саналганнарга (балалар һәм оныклар) бирелергә тиеш түгел. Ир белән хатын да бер-берсенә бу төр садакаларны бирә алмый.

Хәнәфи галимнәре фикеренчә, фитыр садакасы түбәндәге кешеләргә бирү дөрес түгел:

  • әниләр, әтиләр, әбиләр, бабайларга;
  • уллар, кызларга, аларның балалары, балаларының балаларына;
  • ирләр - хатыннарына, хатыннар - ирләренә;
  • нисабы булган байларга;
  • әтиләре бай булган балигълыкка ирешмәгән балаларга.

Фитр садакасын мөселман булмаганнарга бирергә ярамый.

Зәкят, фитр садакасы һәм фидияне әти һәм әни ягыннан абый, апаларга, аларның балалары, киленнәре, кияүләре, ирнең әти-әнисенә, хатынның әти-әнисенә түләү ярый, әгәр алар бай булмасалар.

Садака бер мохтаҗ кешегә яисә берничә мохтаҗ кешегә бирелә ала. Бары бер кешегә бирелгән садака күләме фитр күләменнән аз булмаска тиеш.

Зәкят һәм фитр садакасы акчаларын җыеп, аларны мохтаҗлар өчен аерым фондларда саклаучы оешмаларга һәм ышанычлы кешеләргә тапшыру ярый, диелә бу хәбәрдә.

Быел фитр садакасын түләү өчен нисаб күләме – 120 мең сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 940 мең сум (алтын буенча) билгеләнде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Фитр садакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1200 сум.

Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 450 сум күләмендә фидия билгеләнде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар