Фитнес-беләзекләрнең һәм смарт-сәгатьләрнең зыяны бармы?
Мондый җайланмаларның организмга начар йогынтысын раслаган тикшеренүләр юк.
Кардиолог Константин Иванов фитнес-беләзекләрнең һәм смарт-сәгатьләрнең файдасы турында сөйләде. Бу хакта ufacitynews.ru сайты яза.
Иң беренче ул, фитнес-беләзекләр һәм смарт-сәгатьләр кебек заманча гаджетларда бернинди дә зыянлы нурланыш булмавын әйтте. Чөнки мондый җайланмаларның организмга начар йогынтысын раслаган тикшеренүләр юк.
Иванов әйтүенчә, хәзерге вакытта бу җайланмаларның файдасын тикшерәләр. Тиздән смарт-сәгатьләрдә йөрәк ритмын, кан басымын, кандагы шикәр күләмен, йокы фазаларын һәм башка күрсәткечләрне карап булачак. Шулай ук ул аларны сәламәтлекне кайгырту өчен файдалы дип тә әйтте. Чөнки кешеләргә 10 мең адымны үтү яки туклану рационын саклау җиңелрәк була башлаган. Чөнки гаджетлар моңа уен кебек форма бирә һәм нәтиҗәләр белән социаль челтәрләрдә бүлешергә була.