Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирзәр Мортазинның иртә өйләнү тарихы: «Ялгыш юлга кереп киткән булыр идем»

news_top_970_100
Фирзәр Мортазинның иртә өйләнү тарихы: «Ялгыш юлга кереп киткән булыр идем»
https://vk.com/id193723487

Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза социаль челтәрләрдә бертуган абыйсы Фирзәр Мортазинның иртә өйләнүе, йөргән кызы, хәзер инде хатынын күз карасы кебек саклап йөрүе, аның өчен «разборкалар» оештыруы хакында кызыклы хатирәләр сөйләгән. Моның сәбәбе дә бар – 27 октябрьдә Фирзәр Мортазинның тормыш иптәше, Илсур Мортазаның «матур апасы» Наилә ханымның туган көне.

«Гаилә агач ботаклары кебек. Төрле тармакка таба үсәбез, ләкин тамырларыбыз бер булып кала», – дигән бер акыл иясе. Чынлап та, без ничек кенә яшәсәк тә, нинди генә юллар үтсәк тә, бер тамырга кайтабыз. Менә без дә 4 балалы гаиләдә үстек. Апа, ике абый һәм мин. 45 ел элек минем икенче абыем Фирзәр (Фирзәр Мортазин) өйләнде. Әлбәттә, гаилә өчен бу – зур вакыйга. Ул вакытта абыйга нибары 20 генә яшь иде. Соңрак абый миңа: «Әгәр шул вакытта өйләнмәсәм, ялгыш юлга кереп киткән булыр идем!» – дигән сүзләр әйтте. Ә минем абый моңарчы беркемнең дә кыюлыгы җитмәгән эшләр эшләргә яратты гомер буе. Шуларның берсе – ул үзенең йөргән кызын һәркөнне барып ала иде. «Каян?» – дип сорарсыз! Кичен яшьләр авыл клубына йөриләр иде бит инде. Аннан соң гына, кино, я булмаса танцы тәмамлангач, үзләренең сөйгән кызларын озата баралар иде. Ә минем абый – Фирзәр – бара, сөйгәнен чакырып чыгара, аннан, култыклашып, клубка бергә баралар. Әлбәттә, моңа эчләре поша иде авыл халкының. Кем әйтмешли – бүредән курыксаң, урманга йөрмә!

Алар матур гына 2 ел чамасы йөрделәр дә өйләнештеләр. Абый сөйгәнен озатырга теләүчеләр белән «разборка»лар да оештырган бугай. Шулай итеп, мин «матур апа»лы булдым. Бусы август аенда булды.

Нигә сүземне болай озак итеп һәм ерактан башладым? Бүген, 27 октябрьдә, абыйның яшьлектәге сөйгән яры, бүген исә 45 ел дәвамында ныклы терәге, хәләл җефете, тормыш иптәше, хатыны булган Наилә Мортазинаның туган көне! Гади туган көне генә түгел, юбилее! Чынлап та матур апа – уңган, булган хатын. Талант иясе, чын йолдызның хатыны булу – бик авыр гамәл! Бик күп сабырлык һәм акыл таләп итә. Алар киләчәктә дә саулыкта, тигезлектә, балаларының, оныкларының рәхәтен күреп яшәсеннәр иде! Ходай аларның гаиләсенә дәрәҗәле уңышлар, шатлыклар, күңел тынычлыгы бирсен иде!

Юбилеең белән, матур апа», – дип үзенчәлекле итеп котлаган Илсур Мортаза киленен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100