Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирзәр Мортазин Данир Сабировка нинди «комплимент» әйткән?

news_top_970_100
Фирзәр Мортазин Данир Сабировка нинди «комплимент» әйткән?
"Татар-информ" архивы

Данир Сабиров тамашачысына яз бүләге ясаган. Ул 10 ел элек башкарган «Язлар» җырына яңа сулыш биргән. Юморист бу җырның тарихы белән дә уртаклашкан.

«Әле дә хәтердә, Фирзәр абыйга җыр сорап шалтыраттым да, башта үземнең кем икәнемне әйттем: «Салават абыйда укыйм, теге-бу...». Фирзәр абый, озак уйламый, «вежливо» гына: «Теге озын колаклы дуракмени?» – ди.

«Бирмим сиңа ул җырны. Син җырлый белмисең, һәм ул җыр сиңа килешми дә», – дип, трубканы куйды. Күп вакыт үтмәде, кире шалтырата: «Бер атнадан – минем юбилей концертым. Алып баручы булып килсәң, җыр – синеке», – диде. Килдем, алып бардым, Фирзәр абый бик канәгать калды. Сөйләшкәнчә, җырны хәзер җырлый алам, ә аннан тыш, Фирзәр абый миңа 5000 сум (ул вакыт өчен бу – бик зур акча иде) акча суза. 

«Юк, нинди акча, мин җыр өчен генә килдем», – дип, акчаны алмадым. Кайтканда кесәмне карасам, акчаны барыбер салып җибәргән икән. Шундый киң күңелле ул Фирзәр абый», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Җырның тарихы артистның виртуаль дусларының кәефен күтәргән. Алар моны күпсанлы «тәгәрәп көлгән смайлик», «ут» билгеләре калдырып исбатлаган.

«Комплимент»ны шәп чәпегән Фирзәр абый», – дип комментарий калдыручыга «Ул булдыра», – дип җавап язган Данир Сабиров.

«Син, юморны ташлап, җырлый башларсың, дип куркам. Данир, әле соң түгел, акылыңа кил! Туктавыңны сорыйбыз», – дип кайгырган яшь җырчы, әмма «Соңгы бию»ен биегән Марат Яруллин.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100