Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирзәр Мортазин үзе кадәр мылтыгы белән мактанды

Композитор куркыныч бүләген күрсәтте.

news_top_970_100
Фирзәр Мортазин үзе кадәр мылтыгы белән мактанды
Рамил Гали

Татарстанның атказанган артисты, популяр композитор Фирзәр Мортазин үз буендагы мылтык тотып фотога төшкән һәм аның кем бүләге икәнлеген дә язган.

«Дустым Нәкыйп Наилевич бүләге. Рәхмәт, брат», - дип язган ул.

«Кораллы, димәк, куркыныч», — дип шаярткан юмор остасы, җырчы Җәвит Шакиров.

«Үзеңнеке атмыймы әллә?» — дип сорап язган композитор, җырчы Зөфәр Хәйретдинов.

«Зөфәр Хәйретдиновныкы атмый башлаган бугай, шуңа Фирзәр Мортазиннан кызыксына. Нәкыйп Наилевич аңа да мылтык бүләк итмәсме икән?» — дип җавап биргән берәү.

«Язгы ауга чакырам, Фирзәр абый! Пучинкә кырына», «Нәкыйпның трофейларыдыр инде», «Аучы», «Патроннары бармы?», «Шәп бүләк», «Мөһим бүләк», дип уенын-чынын язган инстачылар.

«Фирзәр әфәнде, салкын корал белән коралланганда алай бик шатланмыйлар инде. Бераз җитдирәк булырга кирәк», - дип шелтәләгән берәү.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100