Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирзәр Мортазин кәҗә бәтиенә кайсы җырчының исемен кушкан?

Кәҗә бәтие тотып төшкән фото һәм видеоны Зөлфирә Шәйдуллина күрсәтте.

news_top_970_100
Фирзәр Мортазин кәҗә бәтиенә кайсы җырчының исемен кушкан?
«Татар-информ» архивы

Танылган композитор һәм Татарстанның халык артисты Фирзәр Мортазинның хәләл җефете белән Буа районында яши. Тамашачылар аларның кәҗә асравын да белә. Алар февральдә туган кәҗә бәтиенә бер җырчының исемен биргән.

Кәҗә бәтие тотып төшкән фото һәм видеоны җырчы Зөлфирә Шәйдуллина күрсәтте. Ул инстаграмдагы сәхифәсендә виртуаль дусларыннан кәҗә бәтиенең исемен дөрес әйтүчегә бүләк тә вәгъдә итте.

«Зөлфирәкәй аның исеме. Ни өченме? Чөнки нәкъ менә 9 февраль — минем туган көнем көнне туган кыз кәҗә бәтие ул! Фирзәр абый белән Наилә апа  концерттан авылга кайтуга минем хөрмәткә исем кушканнар», — дип язган җырчы.

Видеода күренгәнчә, җырчы «адашын» «үземә охшаган, җимеш», дип ярата.

«Кәҗәләнә торган Зөлфирә булгач, зөлфирәләнә торган кәҗә дә булырга тиештер», — ди видеога төшерүче ире Алмаз Мирзаянов.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100