Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирүзә Хафизованың беренче концерты күпмегә төшкән һәм финанс яктан кем булышкан?

news_top_970_100
Фирүзә Хафизованың беренче концерты күпмегә төшкән һәм финанс яктан кем булышкан?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда татар эстрадасында 15 ел иҗат итүче Фирүзә Хафизованың беренче концерты узды. Сәхнә артында блогер Олеся Лесная йөргән.

Борчыласың ахры?

– Бар инде, беренче концерт бит.

Син эстрадада 15 ел икән, әле генә шундый максатка килеп җиткәнсең. Нишләп моңа шулай соң килдең?

– Беркайчан да соң түгел. Менә хәзер язган. Менә хәзер инде...

– Бу концерт ничә сумга басты? Киемнәр, команда?

– Сиңа дөресен әйтергәме? Киемнәр 150 мең, продакшн 350 мең, ротация 150 мең, реклама 200 мең сум. Менә «чутлап» кара инде...

Бу бит миллион сум.

– Аннан артмады микән?

Менә хәзер артистлар популяр булу өчен пиар ясый. Синең дә шулай ясап карыйсың килмиме?

– Тәрбиям андый түгел бит. Нишләтсәң дә андый юлга бара алмыйм. Минем иҗатка бизнес итеп карамыйм. Ул ягын уйламыйм инде.

Димәк, синең спонсорың бар. Финанс ягы иң авыры бит.

– Әйе, бар.

Ирегез булышамы? Ул – бизнесмен. Нинди бизнес алып бара?

– Сату-алу өлкәсендә.

Син үзең язган җырларны гына башкарасың. Үз җырларыңны башкаларга бирмисең икән.

– Бирмим, дип әйтү дөрес түгел инде. Бирә дә алам. Минем җырны мин теләгәнчә башкарып бирә алмаслар кебек...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 апрель 2025
    Исемсез
    Бу ике калхуз кешесе нигэ татар сэхнэсен позорить итэ микэн. Жыен чуп чар басты татар сэхнэсен.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100