news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирүзә Хафизова: «блат», Кираметдинов белән хезмәттәшлек, иренең «эшләмә» диюе турында

Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне авылында Чишмә көне – «Нурзидә» бәйрәме узган иде. Бу чарада татар эстрадасы «йолдызлары» катнашты, алар арасында танылган автор-башкаручы Фирүзә Хафизова да бар иде. «Интертат» хәбәрчесе аның белән аралашып алды.

news_top
Фирүзә Хафизова: «блат», Кираметдинов белән хезмәттәшлек, иренең «эшләмә» диюе турында
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Фирүзә апа, сездән тагын сольный концертлар кайчан көтәргә?

Сольный концертымны Казанда куйгач, күп нәрсәне аңладым, үз тамашачымны күрдем. Хәзер бу эшкә акыл белән килергә уйладым. Яраткан тамашачыма тагын да яхшырак концерт күрсәтәсем килә, ә аның өчен вакыт кирәк.

Сез хәзер дә Руслан Кираметдинов белән бергә эшләп йөрисезме?

Юк, минем Казандагы концерттан сон бергә эшләгән булмады.

Ә сезнең иң популяр вакыт ничәнче елларга туры килә?

Минемчә, популярлык чорым – ул минем беренче җырым чыккан 2010 елларга туры киләдер. Мин «Шулмы сөю?» исемле хитым белән танылдым. Популярлык килер дип бер дә көтмәгән, уйламаган идем, шуннан соң илһамланып, тагын да канатланып иҗат итә башладым. Тик минем иҗат тормышымда балалар табу белән паузалар булды, югалып та торырга туры килде.

Ләкин мин артык чыгыш ясамасам да, иҗаттан туктамадым, яңа җырлар язып, аларны тамашачыга житкерә килдем, «солянка» концертларында катнаштым. Хәзер балаларым азмы-күпме үскәч, үземә буш вакыт күбрәк булгач, янәдән үземдә көч табып, сәхнәгә кайттым. Күптәнге хыялымны тормышка ашырдым – Казанда беренче сольный концертымны оештырдым. Шуннан ничектер янәдән кабынып киттем, ярты ел эчендә генә дә 5 җыр чыгардым. Аллаһка шөкер, быел бик күп җирләргә, Сабантуй һәм башка чараларга чакырулар күп булды. Җәй шуның белән сизелми үтеп китте, дисәң дә була.

Фото: © Фирүзә Хафизованың шәхси архивыннан

Сезнеңчә, җыр хит булсын өчен нинди булырга тиеш?

Җыр хит булсын өчен, иң элек ул чын хисләргә нигезләнгән булырга һәм йөрәктән чыгарга тиештер. Сүзләргә көе дә туры килергә, җыр җырланып торырга тиеш. Әлбәттә, җырның аранжировкасы да мөһим роль уйный, ул синең жырыңны йә тагын да күтәреп жибәрергә, йә киресенчә бозарга мөмкин.

Иң хит жырларыгыз дип кайсыларын атый аласыз?

Иң хит жырларым – «Шулмы сөю», «Юлдашың булыйм», «Әниемә», «Авылкайга кайтыйк», «Бул, бул янымда». Алардан кала башка җырларымны да халык яратып кабул итә.

Ирегез бизнесмен, аның сезгә: «Акчаны үзем эшлим, өйдә генә утыр», – дигәне булдымы?

Әйе, миңа «эшләмә» дип гел әйтә килә. Әлбәттә, мин өйдә утырсам, аңа рәхәт, чөнки балалар, йорт, хуҗалык – минем өстә, бар нәрсә әзер. Тик мин бит өйдә генә утыра торган тыныч хатын түгел. Өйдә утырсам, минем депрессия башлана. Менә хәзер тормышымның иң рәхәт чагын кичерәм.

Ничек уйлыйсыз, хәзер зур сәхнәгә чыгып танылу өчен нәрсә кирәк: элемтәләр яисә инде тырышлык һәм әрсезлекме?

Зур сәхнәгә чыгар өчен хәзер бөтен әйбер кирәктер. Минем арттан этүчем дә, танышлык – «блат»ым да булмады. Мин үз юлымны үзем ярып бардым. Шуңадырмы, минем иҗатым, иҗатта яулаган урләрем дә миңа бик кадерле. Сәхнәгә чыгарга башта «блат» заманы иде, «блат»ым булмады. Аннары бөтен әйбер акчага корылды. Моңа шундый сөендем, чөнки акчаны эшләп була! Димәк, мин иҗатымны тамашачыга җиткерә алачакмын. Мәктәптә, балалар бакчасында эшләгән акчаларымны, декрет акчаларын җыеп жырлар яздырдым, ротациягә тоттым.

Татар эстрадасыннан кемнәрне яратып тыңлыйсыз?

– Мин Салават абыйны яратып тыңлыйм. Әлбәттә, башка җырчыларның да матур җырлары бар, ләкин менә Салават абыйның бөтен җыры да матур, аның иҗатына балачактан ук мәхәббәт!

Резидә Шәрәфиева белән нинди мөнәсәбәтләрдә идегез?

Резидә Шәрәфиева – минем иҗатымда зур роль уйнаган кеше. Кайчандыр, 18 яшемдә, мин аның үзенә һәм тавышына гашыйк булып, аңа охшатып җырлый башладым. Резидә апага карап, җырчы буласым килә иде. Ул эшләпәле образлары белән күпләрне әсир итте, эстрадага яңалык алып килде. Шуннан соң мин үзем дә Алабуга базарыннан эшләпә сатып алып, Сабантуйларда «Ачуланма»ны җырлый идем.

«Сердәш» ансамбле белән җырлаганын күрергә дип, мин һәр концертына Чаллыга кайта идем, бер елны Биләргә бардым. Ә Казанга килеп, Резидә апа белән бер сәхнәдә җырлау – минем өчен зур бәхет иде. Резидә апа һәрвакыт изге күңелле иде, миңа яхшы киңәшләрен биреп торды. Аның безнең арабыздан китүенә әле дә ышанып булмый.

Фото: © Фирүзә Хафизованың шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар