Фирүзә Хафизова әтисе истәлегенә җыр язган: «Күлмәк изүләрен ачып, әткәй чүмәлә сала...»

Татар эстрадасы җырчысы Фирүзә Хафизова «Әткәй чүмәлә сала» җырының сүзләрен дә, көен дә үзе иҗат иткән. Яңа җырны музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була.
«Киткәнеңә 3 ел, Әти…
Нык сагындым сине: синең белән көлешә-көлешә печән җыйган вакытларны, аннары, арып-талгач, рәхәтләнеп тәмләп учакта пешкән шулпа, гөлҗимешле чәй эчүләрне. Эх…
Бу җырымны Синең якты истәлегеңә багышладым. Яратабыз, сагынабыз», – дип якын кешесен сагыну хисләре белән уртаклашкан җырчы.
«Табигатьтә эссе җәйләр –
Печән өсте вакыты.
Бу уйлар мине үткәнгә –
Авылга алып кайтты.
Җиләс лә утттай болыны,
Талгын җил исеп куя,
Күлмәк изүләрен ачып,
Әткәй чүмәлә сала...»
Сүз уңаеннан, Казанда апрель башында татар эстрадасында 15 ел иҗат итүче Фирүзә Хафизованың беренче концерты булды.