Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирүзә Ибәтуллина мәрхүм якташы Фәнис Хөсәенов турында: «Иңнәреңнән сөеп озаткан идем...»

news_top_970_100
Фирүзә Ибәтуллина мәрхүм якташы Фәнис Хөсәенов турында: «Иңнәреңнән сөеп озаткан идем...»
Радий Хәбиров телеграмыннан

Көз айларында хәрби хезмәттәге бер-бер артлы батырлыклары белән бөтен халыкны шаккатырган, горурлык белән телдән-телгә исеме йөргән Фәнис Хөсәенов кичә туган ягы – Башкортстанның Тәтешле районы Яңа Кайпан авылы зиратында җирләнде.

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина да якташын үз куллары белән сөеп, махсус хәрби операциягә озатып калган булган икән. Әлеге ачы хәсрәттән соң, Фирүзә ханым социаль челтәрдәге сәхифәсендә, батыр белән хушлашып, тирән кайгы белән уртаклашкан.

«Иңнәреңнән сөеп озатып калган идем... «Исән-сау кайтыгыз, егетләр», – дидем. «Кайтам, кайтам, көтегез», – дип вәгъдә биргән идең дә бит...

Горурланам синең белән, якташым! Безнекеләр беркайчан да, беркайда да бирешми. Алланың рәхмәтендә бул, батыр егет. Сине югалту чиксез авыр. Туган ил өчен башыңны салдың. Алланың рәхмәтендә бул берүк, безнең кыю, курку белмәс, әниеңнең сөекле, газиз улы, дусларыңның иң шәбе, гаиләңнең терәге, авылыңның горурлыгы булган Фәнис!

Сине бүген башкорт улы, бөек шәхес, батыр генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләделәр. Син аңа лаек. Син безнең батыр, курку белмәс Фәнисебез булып, мәңге күңелләрдә сакланырсың. Бик кызганыч синең мәңгелеккә китүең. Син бит бер урынга биш басып, юкны бар иткән егет идең. Җаннарың күкләргә очканнан соң да, бер ай буенча юлда булып, барыбер дә үзеңнең Яңа Кайпаныңа кайтырга көч тапкан, бирешми торган, батыр егет син безнең», – дип язган Фирүзә ханым.

 

Фото: © Михаил Захаров


Фотолар: https://vk.com/firuza_ibatullina

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Фанискэ урыны ожмахта булсын, исэн чагында бу ялкындай егетне бер курэсэ килгэн иде... Рлгермэлем...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100