Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирүзә Ибәтуллина: «Сәгать биш тулганда күктә кояшым сүнде, җир убылды»

news_top_970_100
Фирүзә Ибәтуллина: «Сәгать биш тулганда күктә кояшым сүнде, җир убылды»
"Татар-информ" архивы

Бүген, 27 июль, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вафатына 5 ел тулды. Җырчының сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина бу фаҗигале көн вакыйгаларын искә алган. 

Нәкъ биш ел элек, 7.50 сәгатьтә: «Апаем, алтыным, мунча ягып җибәр әле, зинһар. Юлга акланып, сафланып чыгасым килә. Төшке ашка Фидаил кайтып җитәр инде ул, туңдыргычтан балыкларыңны да алып куй яме, синең балыгың тәмле була бит, алтыным. Ә мин син яратканча чәй янына коймаклар пешерермен», – дип шалтыратты…

Телефонны куюга ук мунча ягарга чыктым. Көн матур, аяз. Бүген апам белән Казанга барачагыбыз шатлыгыннан үз алдыма елмаеп, җырлый-җырлый мунча яктым. Кояшым бу соңгы көнен әниебездә кунган иде. Ә инде сәгать биш тулганда күктә кояшым сүнде, җир убылды. Мин сине мәңгелеккә югалттым. Җаннарың тыныч, рухларың шат булсын, йөрәк парәм. Соңгы сулышыма кадәр күкрәгемдә йөрәгем син дип тибәр, – дип яза ул ВКонтакте челтәрендә. 

 

Фото: © https://vk.com/firuza_ibatullina

«Арабызда булмасагыз да, барлык башлангычларыбызда сезне янәшәбездә тоябыз», – дип язган «Бәйрәм» ансамбле егетләре дә сәхифәләрендә. 

Бүген 11.00 сәгатьтә «Бәйрәм» ансамбле һәм җырчының тугры тамашачысы Хәния Фәрхинең каберен зиярат кыла. Ә 13.00 сәгатьтә Хәния Фәрхи яшәгән йортка (Дубравная, 57) истәлек тактасы куела. Җырчының музыкантлары Хәния Фәрхине яраткан, хөрмәт иткән барлык тамашачыларын әлеге тантаналы чарада катнашырга чакыра.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100