Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирүзә: «Әтине сөендерә алмадым...»

news_top_970_100
Фирүзә: «Әтине сөендерә алмадым...»

«Мәдәни җомга» газетасы журналисты Эльза Газизова автор-башкаручы Фирүзә белән әңгәмә тәкъдим итә.

Автор-башкаручы Фирүзә әңгәмәне үзе туып-үскән Актаныш районы белән горурланудан башлады: «Актаныш – татар халкына данлыклы Әлфия Авзалова, Минтимер Шәймиев, Алисә Галләмова, Гамил Афзал кебек шәхесләрне биргән төбәк».

– Фирүзә, әүвәл укытучы булырга укыгансың. Ничек җыр­лый башладың соң?

– Җавап өчен, балачакка кайт­мый булмый бугай. Мәктәптә укыганда инша язарга ярата идем. Татарча да, русча да! Гел бишле куйдылар. Киләчәктә җыр язу уемда да булмады. Мәктәптә укыган вакытта интернет юк иде бит. Китапханәләрдә югалып, аның атмосферасына чумып, төрле китапларга кыстыргычлар куеп, шуларны укмаштырып, иншалар яздым. Әдәбияттан олимпиадалар буенча 1-2 нче урыннарны алдым. Аннары безнең гаиләбез җыр сөючән. Әти дә, әни дә җырлый. Ләкин мәктәптә укыганда, җыр белән түгел, күбрәк бию белән шөгыльләндем. Татар һәм башкорт биюләре белән Казандагы финал турына үтәм, әмма башкалага барырга совхозның акчасы табылмый иде. Бервакыт ритмик биюләр белән район этабын үтеп, Казанга барасы идек, булмады.

«Җырлап та, биеп тә була. Төпле белем ал, кызым», – диде әни миңа, мәктәпне тәмамлагач. Дөресен әйткәндә, әни табиб булуымны теләде. Ул үзе дә табиб. Әмма мин каннан курык­тым. Медицина өлкәсе минеке түгел. Шуңа укытучы һөнәрен сайладым. Алабуга педагогика институтында татар, рус телләре һәм әдәбиятлары укытучысы һөнәрен үзләштердем. Бию, театр түгәрәкләренә йөрдем. «Студентлар язы» фестивалендә җыр белән катнаша башладым. Без төрек телен өйрәнүне белеп, төрекчә дә җырларга куштылар. Ул вакытта фонограмма юк, аны табуы да, яздыруы да авыр иде.

Берсендә әни күрше авылдан фонограмма алып кайтты. «Ләйлә һәм Мәҗнүн» җырына иде ул. Тыңлый башласак, тональлеге минем тавышка туры килми. Нишләргә? Кабатлый-кабатлый тавышымны яраклаштырырга тырыштым, үз тавышымны үзем ясадым. Вокал укытучыларына да йөреп карадым.

– Музыкаль белемсез көй язып буламы?

– Көй ул үзеннән-үзе туа. Студент елларында шигырь түгәрәгенә йөрдем. «Шулмы сөю?» дигән җырның тексты шул елларда язылды. Гаилә корып, икенче балам тугач, көйләр көйләп йөри башладым. Беркөнне «Шулмы сөю?» текстына бер көй килеп чыкты. Шулай итеп, беренче җырым туды. Тора-бара бер дисклык җыр яздырдым, иҗат дөньям шулай башланды. Хәзер инде профессиональ сәхнәдә ун елдан артык кайныйм.

Хисле чагымда, авыр мизгелләрдә миңа йә сүзләр, йә көй килә. Әле күптән түгел генә әни белән сөйләшеп утырабыз. «Тегене эшләдем, моны эшләдем», – дип әни телефоннан сөйли. Хәзер әни ялгыз. Актаныш районының Татар Ямалысы авылында яши. Әтинең арабыздан китүенә 8-9 ай. Менә ялгыз хатынның тормышы... Күршедә дә ялгыз апа бар. Күз алдыма ялгыз хатыннар, аларның көнкүренешләре килә башлады. Ялгыз, парсыз ничек алар гомер итә? Тора-бара «Ялгыз аналар» дигән җыр барлыкка килде. Әле тамашачыга чыгармадым.

– Ул җырны үзең башкарачаксыңмы?

– Белмим. Салават абыйга бик туры килеп тора. Хәзер тормышымның иң авыр чагы. Әтине югалту авыр булды, 67 яшендә китүенә әле дә ышана алмыйм. Гомере буе шофер булды, бер авария дә ясамады. «Шулмы сөю?» җыры чыккач та, иң беренче әти-әнигә алып кайтып тыңлаткан идем. Әти иҗатым белән бик кызыксынды.

«Әткәй, әнкәй» җырын елый-елый яздырдым. Сизенү булгандыр. «Әти-әни исән чакта кайтып хәлләрен белик» дигән сүзләр бар анда. Истә калсын дип, исән чак­ларында клип төшерәсем килде.

– Әтиеңне һаман сагынасың икән...

– Әти белән без бик дус идек. Йөзгә дә мин әтигә охшаган. Аллага шөкер, әти-әни янына гел кайтырга тырыштым. Һәрчак бүләкләр белән кайтам. Әтине бер күз карашыннан аңлый торган идек. Машина алып бирергә хыялланган идем дә бит. Әтине сөендерә алмадым...

Әти мине туган якны, туган туфракны яратырга, кадерләргә өйрәтте. Үзе дә читтә яшәгәндә: «Авылны, хәтта лапас исләренә хәтле сагынып кайттым», – дип сөйли иде. Туган якка мәхәббәт темасын иҗатымда һәрвакыт алга сөрәчәкмен. Моны әтиемнең нәзере кебек кабул итәм. Элек үзем дә читтә яшәргә кызыга идем. Хәзер минем өчен авылымнан да якын җир юк. Анда мине әти һаман көтәдер сыман.

– Ирең иҗатыңны аңлыймы?

– Илшат белән өч бала үстерәбез – Самат, Сәйдә, Сафия. Иң олысына 18 яшь тула. Улым тугач, «Мин бит татар малае» дигән җыр язган идем. Аны сораган һәрбер кешегә бушлай җибәрәм. Балаларыбыз шул җырны җыр­лап, үзләренең татар булуы белән горурланып үссен дигән ният белән.

Аллага шөкер, ирем иҗатымны аңлый. Баштагы мәлләрдә: «Ничек инде җырчы? Балаларны карамый, гастрольләрдән кайт­мый йөри башлыйсыңмы?!» – дип гаҗәпләнгән иде. Минем үземә дә бу нәрсә ят. Ниятем андый түгел. Башка шәһәрләргә бер-ике көнгә чыгып керә алам. Бер атнага, айга сузылган гастрольгә чыгып киткәнем юк.

– Фирүзә, балаларыгызга чын татар исемнәре биргәнсез. Кайбер яшьләр татар исемнәреннән оялып, нейтраль яңгырашлы исемнәр кушарга тырыша.

– Без кушканда бу исемнәр сирәк иде, хәзер еш ишетелә. Чын татар исемнәре кушканга горурланам гына. Ничек инде үз милләтеңнән, телеңнән оялырга була? Аңламыйм. Аннары җанисәптә татарларның кимүе дә нык борчуга салды. Балаларга татар телен, мәдәниятен өйрәтергә кирәк, башка чара юк. Татар җырларын тыңлап үссеннәр иде. Аңнарына сеңсен дип, татар җырлары өйдә дә, машинада да өзелми. Җыр – барыбер тәрбия чарасы ул.

Күптән түгел «Балачак җыры» бәйгесендә «Мин татарча сөйләшәм» дигән җырым җиңү яулады. «Татар малае» исемле җырым да бар. Аны Аслан Миргаязов башкара.

– Соло концертлар оеш­тырыр­га уйламыйсыңмы?

– Мин ул эшне башлаган идем, яңа программа да төзедем. Әти үлгәч, ул программа хәзерге күңел халәтем белән бер дә туры килми. Башкача төзергә кирәк. Аннары күңелгә дә әллә нинди уйлар килә. Без гомерлек түгел. Соңгы вакытта дөньяда барган вакыйгалар да күңелне тынычландырмый. Беләсеңме, мин тормышта нәрсә аңладым? Синең бәхетле булуың синең үзеңнән тора. Менә кияүгә чыгам да бәхетле булачакмын; бала табам, фәлән эшне башкарам да бәхетле булачакмын – әнә шул рәвешле алданабыз. Эш бүген бар, иртәгә юк. Акча да шулай. Адәм баласын Аллаһка ышану, өмет кенә яшәтә. Эчке халәтең белән шуны аңлау, үзеңдә шушы бәхетне тоя белү кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100