Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фиргавеннәр иленә сәяхәт: Элвин Грейның мисырлы фанаты, туристларны кем елата?

Бу көннәрдә «Интертат» хәбәрчесе Мисырга сәяхәткә барып кайтты. Сезне бу илнең тарихы, халкының менталитеты һәм бәяләр белән таныштырабыз.

news_top_970_100
Фиргавеннәр иленә сәяхәт: Элвин Грейның мисырлы фанаты, туристларны кем елата?
Ралинә Сәлимова

Ил вәзгыятенә бәйле рәвештә хәзер чит илдә ял итеп булмастыр, дип уйлаган идем. Танышлардан да хәзер җылы якларга очар өчен бәяләрнең шактый кыйммәт булуын ишетеп тордык. Әмма гаилә дуслары Раббани Нургалиев (көрәш буенча дөнья чемпионы) һәм аның хатыны Ләйсән: «Төркиягә «кайнар турлар» бар. 2 кешегә 68 мең сум», – дигән хат юллады. Бәяләргә шаккаттык. Әмма Төркиядә бер булгач, башка илләргә дә барып карыйсы килде. Өстәвенә, беребезнең дә пирамидаларны күргәне юк иде.

Турларны оештыручы Гөлшат Шәйхразиева Мисырга билетларны Мәскәүдән карарга кушты. Казан – Мисыр маршрутына билетлар 200 меңнән башлана. Бу – 1 атна өчен бик кыйммәт!

Мәскәүдән очу күпкә очсызрак икән. 2 кешегә 1 атналык тур бәясе 82 меңне тәшкил итә.

Туристларга киңәш: каядыр барырга җыенасыз икән, алдан әзерләнегез. Барачак отельләрегезнең кайтавазларын укыгыз, кимчелекле якларын җентекләп өйрәнегез. Башка туристлар язган тискәре комментарийлар гадәттә хак була.

Безнең планда җылы якка очу юк иде. Шуңа турны 1 көн эчендә сатып алдык. Безне ярты сәгать саен артып торган бәяләр ашыктырды. Сайтны яңарткан саен, 72 мең дип торган бәя 82гә үрмәләде. Шуңа бәйле рәвештә кайтавазларны укып торырга вакыт булмады. Матур фотографияләргә карап, күз кызыкты. Безгә нәрсә кирәк? Бассейн – бар, аквапарк – бар, диңгез – бар, ятып йокларга карават – бар. Җиткән. Алабыз. 

Хургада шәһәрендә урнашкан HAWAII RIVIERA AQUA PARK RESORT дигән отельдә тукталдык. Билетлар саны күпме калганын белер өчен, ярдәм чатына яздык. Анда утыручы апаң да, әллә нинди гарантияләре белән, бездән 8000 «кысмакчы» иде. Ләкин без, өстәмә чыгымнарга әзер булмаганга, аның тәкъдименнән баш тартык.

Мәскәү аша барудан курыкмаска киңәш итәм. Поездда бару – үзе бер романтика. Поездда бирелә торган махсус стаканнары гына ни тора! Чәй эчеп, тәрәзә аша матур пейзажны күзәтеп барасың.

Иртәнге 11дә поездга утырдык, кичке 11дә Мәскәүгә барып җиттек. Ә самолетны иртәнге 3тән 4кә күчерделәр. Рейс вакытының шулай «уйнавы» еш күзәтелә, моңа гаҗәпләнергә кирәкми.

Самолетта 6 сәгать очтык. 1 тапкыр ашау каралган иде. Бер савыт су, булкага кыстырылган колбаса, сок бирделәр. Иртәнге 9да без инде Хургада шәһәрендә идек. Һавасы җылы, рәхәт.

Безне трансфер көтеп тора иде. Бөтен туристлар җыелганын көтеп бетергәч кенә, 2 сәгатьтән соң отельгә кузгалдык. Юлда барганда Хургада белән танышырга өлгердек. Ни дип әйтим? Кайда туристлар еш йөри – шунда матур. Кайда туристлар – шунда акча. Ә җирле халык нинди шартларда яшәгәнен күреп, безнең авызлар салынды, күзләр акайды.

Ул беркайда да төзелеп бетмәгән, җимерек, сары төстәге биналар, ул «шулай тиеш» кебек яткан чүп-чар, күпсанлы тәмәке төпчекләре, әлсерәшкән урам этләре, хәер сорап утырган бабайлар, әбиләр, балалар...

Иң тетрәндергәне – «атам» дип автоматларын төзәп утырган полиция хезмәткәрләре. Алар шулай туристларның куркынычсызлыгын тәэмин итәләр икән. Әйтерсең, алар автоматларын алып кую белән, җирле халык, чылбырдан ычкындырган эт кебек, туристларга ташланачак. Тик бәдәвиләрнең (бедуин - җирле халык) безгә ташлаган карашларыннан чыгып әйтә алам: полиция хезмәткәрләре берүк шулай утыра бирсен. Карашлары куркыныч.

Отельгә килеп җиттек. Бернинди дә претензия юк икәнне тасвирлый торган документка кул куярга әйттеләр. Без әле 1 көн дә торып карамаган, ә инде «претензия юк» дияргә тиеш. Сәерсендек. Аннан соң гына кулларыбызга яшел беләзекләр кигерделәр. Кемдә яшел беләзек – шул Россиядән. Безне шулай аердылар. 

Безне төшке ашка озаттылар. Бу – фотографиядәге – ресторан түгел, җәмәгать, бу – чын «столовка»!  Андагы халык саны, андагы бер минутка да тынып тормаган тавыш –  чын базар инде менә! Швед өстәле булырга тиеш иде, әмма монда ризыкның төрлелеге – иллюзия генә. Мәсәлән, дөге белән фасоль, дөге белән кишер, дөге үзе генә, сөтле дөге. Тавык ите, сыер ите һәм куркыныч балык башлары. Иң күзне сөендергән нәрсә – ул кич белән бирелгән десертлар иде. Пәхләвә аларда шулай да бик тәмле. 

Ризык сала торган һәр ноктага 30 кеше туры килә. Барысы да пешекчегә таба тәлинкәләрен суза. Пешекчеләрнең маңгайларыннан тир ага, өлгерә алмыйлар инде менә мондый ихтыяҗга! Нәкъ лапастагы бәрәннәргә бодай салган шикелле мәш киләләр.

Мисырлылар «чират» дигән нәрсәне белми һәм белергә теләми дә. Алар бер-берен таптап, сытып, төртеп, үз дигәненә ирешергә сәләтле. Саранчалар кебек очып киләләр дә, кырып-себереп, савытны бушатып киттеләр. Без аңгыраешып торганда, алар кәстрүлләрне бушата торды. Монда чынлап та «Голодные игры» бара иде. Җитмәсә, ризыкны кашык белән түгел, ә куллары белән генә тутыра. Әле 1 уч тәлинкәгә сала, әле 1 уч авызына тутыра, ә аннары бармакларын ялап куя. Тәмле булсын – бергә булсын. Марат (ирем): «Бер-ике көннән үзебез дә алар кебек ашый башламасак ярый инде», – дип куйды. 

Безнең халыкның да Төркиядә шулай кыланганнарын күргән бар. Ризыкны исраф итеп, тәлинкәне өеп-өеп тутыралар да, ашап бетермичә, китәләр. Ә биредә ничек тутырып алалар, шул килеш ашап та бетерәләр. 

Чит илгә килеп, җирле халыкның менталитетын сүгеп утыру килешми дә, әлбәттә. Әмма без барыбер ашый торган өстәлдә баланың памперсын алмаштыруга, өстәл өстендә сандали белән йөрүенә, олы кешенең ашаганда ризыгы авызыннан коелуына, соусның беләктән агуына ияләшмәгән!

Безнең янда утыручы Россия туристының кәефе бөтенләй юк иде. «Это невозможно! Я в шоке!» – дип елады. Ресепшенга барып зарлану булышмады. «Сез юлдан соң арыган. Ял итегез, кәефегез бераз күтәрелер», – дип әйтте администратор. 

Номерга килгәндә, зур өметләр багламадык. Стандарт номер, чиста душ, чиста урын-җир, балкон. Өстәлдә чәй, кофе, шикәр һәм чәйнек бар иде. Ике бутылка су. Әмма шампуньнар менә юк. Дозаторда ниндидер гель бар иде. Шуның белән носкины да, башны да, тәнне дә юдык. Кызганыч, 2 кешегә 1 генә сөлге куйганнар иде. Ресепшенга төшеп сорап алдык. Башка илләрдә мондый шөкәтсезлек юк. Баш, тән, аякка аерым сөлге куялар. 

Кичен без отель территориясеннән чыктык. Чит илдә беренче тапкыр гына булмагач, экскурсияләрнең бәяләрен караштыргаладык. Кайда очсызрак икәнен белештек. Өстәвенә, икенче көнне гид белән очрашу көтә иде. Ә беркетелгән гид – ул сездән мөмкин кадәр акча эшләп калырга теләүче кеше. Әйе, нәкъ үзегезнең гидыгыз күзгә карап ыштансыз калдырачак! 

Гидның исеме – Хани. Бездән кетер-кетер көлә үзе. «Ә ник сез майда Мисырга килдегез? Хәзер мисырлыларның каникуллары башлана, алар бу вакытта отельләрдә ял итә», – диде. 

Аннары ул безгә экскурсияләр тәкъдим итә башлады. Кайсын гына сорасак та, 75 доллар, ди. Гидларның психологиясе нинди? Аларның максаты – үз туристларын куркыту. «Мин сезгә страховка бирәм. Страховкасыз сезнең гомерегез, сәламәтлегегез куркыныч астында. Сезне алдарга мөмкиннәр, мин сезгә гарантия бирәм», – дип сөйли. Ышанмагыз. Мисырда страховка бөтен җирдә дә эшли. Отель территориясеннән тыш кибетләрдә дә экскурсия тәкъдим итәләр. Алар арзан, чөнки конкуренция көчле. Сыйфаты, гарантиясе шул ук. 

Шул рәвешле без күрше кибеттән 3 экскурсия алдык. Билетлар сатучы – христиан динендәге мисырлы Миша. Әлеге исем Мисырда шактый киң таралган икән. Күп кибетләрнең исеме дә нәкъ шулай дип атала. Әле Мишаның кулында шул исем белән татуировкасы да бар иде. 

Туристларны җәлеп итәр өчен, ул рус һәм татар телендә җырлар яңгырата, бушка вай-фай тарата һәм бәяләрне арзан бәягә куя. Үзе дә ачык йөзле, әйбәт кеше булып чыкты. Әгәр дә ул булмаса, мин бөтен мисыр халкы турында тискәре карашта булыр идем. Миша Казахстан турында ишеткәне булса да, татарларны белмәгәнен әйтте. Шулай да Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Элвин Грейның  «Роза» җырын яратып тыңлый икән. Бу безгә бик тә кызык булды. Нәрсә турында җырлаганын аңламаса да, матур яңгыраганын әйтте.

Экскурсияләр турында: бәяләр, программа, киңәшләр

Беренче экскурсиябез – «Утопия» утравына сәяхәт. Экскурсиянең бәясе 36 долларга төште. Анда без катер белән бардык. Юлда ике тапкыр туктап, диңгездә коендык. Махсус битлекләр киеп, мәрҗәннәрне, төсле балыкларны карадык. Гомумән, су асты дөньясы белән таныштык. Аннары «бананка» белән «таблетка»ларда әйләндереп килделәр. Катерда бушка бар эшләп торды. 

Биредә матур-матур фотолар ясау мөмкинлеге бар. Туристларга су кертми торган чехол алырга киңәш итәм. Айфонга су астында матур фотолар, видеолар төшереп була.

Икенче эскурсия – Луксор шәһәренә сәяхәт. Луксор – Мисырның иң эссе шәһәре. Әгәр сезнең отелегездә «все включено» икән, димәк, экскурсиягә җыенганда, «сухой паек» бирергә тиешләр. Бер көн алдан ресепшенга килеп, безгә аны әзерләп куюларын сорадык. Әмма төнлә кабат килеп сорагач, администратор кәгазь буенча күзен йөртеп чыкты да: «Сезнең бүлмә монда юк», – диде. «Сез кичә безне алдан кисәтмәдегез. Үзегез гаепле. Әгәр камерадан карасак, анда сез булмаячаксыз», – диделәр. Менә шулай гаепсез килеш, гаепле булып калдык. Шунысы кызганыч: талашмасаң, монда бернинди дә эш бармый. 

Хургададан Луксорга 6 сәгатьлек юл. Безне төнге 4нче яртыда автобус алып китте. Программада «Карнак» гыйбадәтханәсе, «Долина царей», Нил елгасы буенча көймәдә йөзү, кибеткә тукталу һәм төшке аш бар.

«Карнак» гыйбадәтханәсе – борынгы Мисырның иң зур гыйбадәтханә комплексы, Яңа патшалыкның изге урыны. Ансамбль фиван триадасына багышланган гыйбадәтханәләрне үз эченә ала: югары Алла Амон-Ра, аның хатыны Мут һәм улы Хонсу. 

Сүз уңаеннан, «Ралинә» исеме турында да әйтеп узасым килә. Исем шумер теленнән кергән һәм Амон-Ра Алласына табынган халыкларда еш очрый. Ул «кояш» дигәнне аңлата. Амон-Ра, ягъни кояш Алласы сыны белән фотога төшмичә булмый, минәйтәм.

Борынгы Мисыр халкының язмалары кызыклы. Мәсәлән, бездә – сулдан уңга, гарәпчә уңнан сулга укыйлар. Аларда җәнлекләрнең башы кайсы якка карап тора, шул якка таба укый башларга кирәк. 

Һәр экскурсиядә бер ноктада туктаганда фотога төшү өчен 20 минут бирелә. Ә кибетләргә ярты сәгатьтән артык вакыт сарыф иттек. Туристларга гел нәрсәдер сатарга тырышалар. Әмма монда да эш күрсәтү шактый алга киткән. Туристларга шоу күрсәтәләр дә, без китү белән, эш туктала. 

Биредә бедуиннар яулык сату белән мәшгуль. Берсе каршыбызга йөгереп чыгып, 1 долларга яулык сатуын әйтте. Ничек аның белән кибетенә кереп киткәнне сизми дә калдык. Ул үзенчә нидер сөйләнеп, башыма яулыкны бәйләп тә куйды. «Чынлап та 1 доллармы?» – дип, 5 тапкыр сорадык. «Әйе», – дип башын селкеде. Акчаны чыгарып, кулына 1 доллар биргәч: «Друг, не один доллар, а одиннадцать! Ты неправильно слышишь», – ди.

Аннары ачуланып чыгып киткәч, арттан бәяне киметә-киметә чапты. Ахыр чиктә 3 долларга да бирергә риза иде. Әмма алырга теләк юк иде инде.

Мисырлыларның сәер гадәте – әлеге дә баягы туристларны нәрсәдәдер гаепләү.

Луксорга барыр өчен 40 доллар түләдек. Әгәр без программада «Долина цариц»ны сайлаган булсак, 36 долларга гына чыгар иде, әмма без «Долина царей»ны сайладык. Безгә фиргәвеннәрнең каберлекләрен карарга киңәш иттеләр, ә аларның хатыннарыныкын түгел. «Кемгә кирәк инде ул кызлар?» – дип шаяртты берсе. Һәм без чынлап та ялгышмадык. Башка туристлар белән фотографияләрне чагыштырсак, «Долина царей» күпкә кызыграк.

Экскурсиядән төнге 12 дә кайтып җиттек һәм 2 сәгатьтән соң Мисырның башкаласы Каһирәгә юл тоттык. Яшь чакта кыланып калыйк, минәйтәм. Әле ару җилкәләргә төшмәгән.

Каһирә урамнарында фермадагы шикелле атлар бик күп иде. Шуңа күрә, «хуш ис» борын эчен кытыклады. Атлар туры чүп савытыннан гына ашыйлар.

Беренче тукталышыбыз – «Мисырның милли музее». Биредә без экспонатлар, сыннар, мумияләрне күрдек. Мисырның тарихы белән таныштык. 

 

Гиза пирамидалар комплексы – шәһәр читендәге Гиза платосындагы борынгы һәйкәлләр комплексы. Ливия чүленең үзәгенә юнәлеш буенча якынча 8 км ераклыкта, Нил елгасындагы Иске Гиза шәһәреннән, Каһирә үзәгеннән якынча 25 км көньяк-көнбатышта урнашкан. Биналар борынгы Мисырның  патшалыгында IV-VI династияләр идарә иткән вакытта төзелгән, дип санала.

Пирамидаларга якын килеп, баскычтан өскә мендек. Дөньяның могҗизасына кагылдык. Әмма пирамидалар зур булу сәбәпле, матур фото ясау өчен ераккарак китергә кирәк иде. Без җәяү барырга чыктык. Юл озын булып тоелмады. Әмма ярты юлда, әлсерәешеп беткән ябык атларын өстерәп, бедуиннар арттан чаба башлады. Ул 45 килограммлы мескен атка атланасым килмәде. Мисырга барып атны имгәтеп кайтасым килми.

Бара торгач, юл ерак икәнен аңладык. Безгә арбалы бедуин 8 долларга алып барырга тәкъдим итте. Ул рус телен белмәгәч, безгә ялынып тормады. Ул кулы белән «кирәкме?» дип ишарәләде дә, без ризалаштык. Шулай итеп, ул безне алып та барды, матур фотоларга да төшерде.

 Пирамидалардан соң Сфинкска юл тоттык. Аны мин беренче тапкыр мәктәптә тарих китабында күргән идем. Сфинкс –  иң бөек серләренең берсе. Нил елгасының көнбатыш ярында гасырлар дәвамында пирамидаларны «саклый». Ул – гигант зурлыктагы архаик монумент. Арыслан тәнле һәм фиргавен башлы мифик зат бөтен илне символлаштыра һәм тарихның чишелмәгән этабы булып тора. 

Әлеге экскурсиядән дә төнге 12 кайттык. Каирга барып кайту өчен14 сәгать буе юлда булырга кирәк. Сез моңа әзер булсагыз, һичшиксез, барып кайтыгыз. Мисырга барып, пирамидаларны күрмичә кайтырга ярамый. 

Гомумән алганда, һәр кеше үз гомерендә бер булса да пирамидаларны күрергә, кызыл диңгезнең тозлы, җылы суында коенырга тиеш. Барлык тискәре хис-кичерешләрне Мисырның тарихы, сыннары һәм диңгезе оныттыра һәм бирегә юкка килмәгәнебезгә ышандыра.

Әмма андагы кояш аяусыз. Шуңа күрә беренче көнне үк кызынуга каршы крем тидерергә киңәш итәм. Без дуслар белән беренче көнне нык яндык. Аннары атна буе дөя сөтеннән ясалган кремны тидердек. Шул рәвешле генә авыртуны баса алдык. Ә дөя сөте – менә дигән әйбер икән! 

Мисырда әйберләрегезне карап йөртегез. Без 2 минутка гына әйберләребезне калдырган идек. Шул арада кара күзлекне урладылар. 

Мишадан Мисыр турында кызыклы фактлар:

  • Биредә ир-атлар, өйләнгәндә, кәләшенә фатир бүләк итәргә тиеш. Аерылыша калсалар, ул бүләген кире кайтара алмый.
  • Мисырда христианнар – 40 процент, мөселманнар 60 процентны тәшкил итә.
  • Бедуиннар үзләре ярлы булып кыланырга ярата, ә үзләренең өендә бик күп алтыннар ята. 
  • Биредә ир-атлар җитәкләшеп торса яки күрешкәндә битләреннән үбеп алсалар, гаҗәпләнмәгез. Алар өчен бу – нормаль күренеш.
  • Мисыр халкы каникул вакытында отельләрдә ял итә һәм туризмны нәрсә икәнен белми. Алар отельдә ял итү өчен көненә 12 мең акча түли һәм ул акчаны ашау белән «капларга» тырыша. Шуңа алар күп ашыйлар икән.
  • Әгәр яулыксыз мисырлы хатынны күрсәң, димәк, ул, һичшиксез, христиан динендә.
  • Хатын-кыз юанрак, тазарак булган саен, әйбәтрәк. Таза хатын – бала табарга сәләтле шәп хатын.
  • «Чират» мисырча «табур» була. Әмма биредә чират сакламыйлар. 
  • Әгәр сайтта отель турында начар кайтаваз язасыз икән, аларны барыбер алып атачаклар. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100