news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Фирдүстән уздырам дип аталамы бу?» – Җәвит Шакиров Әтнә тамашачысы алдында ятып җырлаган

news_top
«Фирдүстән уздырам дип аталамы бу?» – Җәвит Шакиров Әтнә тамашачысы алдында ятып җырлаган
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров Әтнә тамашачысы алдында ятып җырлаган. Аның бу адымын виртуаль дуслары гына кабул итмәгән.

«Акча идәнгә ятып ауната башлаган инде хәзер. Бер дә матур күренеш түгел»;

«Фирдүстән уздырам, дип аталамы бу?»;

«Авыл мәдәният йортларында да мондый тамаша булганы юк. Бу инде бернинди кысаларга да сыймый. Сез бит – халыкны тәпбияләүче артистлар, клоуннар түгел. Кыланам  дигәч тә, чамасын белергә кирәктер»;

«Сезгә, Җәвит әфәнде, яшьләрдән үрнәк алырга кирәк. Рифат Зарипов, Руслан Кираметдинов, Ришат Төхвәтуллин эстрада сәхнәсендә үрнәк булып тора»;

«Интернетка куймаса да ярар иде»;

«Басып җырларга хәле беткән», – дип комментарийлар калдырганнар.

«Нәрсә әйтәсем килә… Концерт бик яхшы булды, ошады. Гаеп табып язып утыручыларга  шуны әйтәсем килә, үзегез шул яшьтә ятып торып карагыз яки концерт куеп. Аннары язарсыз», – дип, артистны яклап чыккан концертны караган тамашачы.

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 27 март 2023
    Исемсез
    Моң юк, тел почти юк, "Кәмит Җәвид"не бер әзерлексез уздыра.Нәрсә белән булса да игьтибар иттерергә кирәк бит инде.
  • 27 март 2023
    Исемсез
    Худсоветлар кирәк!!!!!!!!!!!!! Ничек шуны культура министрлыгы аңламы!? Атказанган аптистлар ни кыланганын белмәс дәрәҗәгә барып җиткәнне кем күрергә тиеш!?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар