Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс җырлый, Азат, Марат, Ризат котырып бии: артистлар Зинира Рамазанованы котлаган

news_top_970_100
Фирдүс җырлый, Азат, Марат, Ризат котырып бии: артистлар Зинира Рамазанованы котлаган
социаль челтәрләр

Җырчы Зинира Рамазанова үзенең 35 яшьлек юбилеен зурдан кубып бәйрәм иткән. Затлы ресторанга үзенең иң якын иҗатташ дусларын чакырган. Җырчының дуслары социаль челтәрләргә куйган сторисларга караганда, юбилей бик шәп узган. Бәйрәмдә җыр-бию, уен-көлке җитәрлек булган.

Бәйрәмне татар эстрадасының төп «зажигалка»сы Фирдүс Тямаев кыздырган.

«Ризат: «Зинира сине көтә, котлап кына кит әле», – дигәч, кереп чыгыйм дип кергән идем. Ә монда никадәр кунак җыелган икән. Әлеге матур гаилә белән бик йөрешмәсәк тә, кайвакыт күрешәбез дә, иң якын кешеләрне күргән кебек аралаша башлыйбыз. Иҗат кешесе гел юлда, күп вакытыбыз юлда үтә. Шуңа да, иң беренче чиратта, сезнең гаиләгездә тынычык булсын, дип телисе килә. Кешенең гаиләсендә тынычлык булмаса, ир – хатыннан, хатын – ирдән уңмаса, тормыш барып чыкмый. Сез – бик матур парлар. Гел шулай матур итеп яшәргә язсын», – дип котлаган Фирдүс сәхнәдәш дустын.

Тямаев туган көндә үзенең хит җырларын да башкарган. Ул җырлаганда, Азат Фазлыев, Ризат Рамазанов һәм Марат Мухин дөньяларын онытып биегән. Кызык видеоларны Маратның хатыны, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова күрсәтте.

Зинираны юбилее белән котларга Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов та килгән. «Бер матур кызны котларга барабыз хәзер. Чәчәкләр әзер», – дип сөйләгән иде Илдар Хәкимов сторисларында. Зинира бәйрәме көнне, чыннан да, кызлар кебек. Образы да яңа – нечкә билләрен күрсәтүче кыска гына кара күлмәк киеп куйган, чәчләрен артка җыйган. Курчак тек курчак инде менә.

Юбилей кунакларын Алсу – Азат Фазлыевлар, Марат Яруллин, Илдус Садыйков, Илдар Ямалиевлар да биеткән. Видеолар түбәндә:

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Бик шэп былган, молодцы! Зинира как куколка, так держать, очень любим вас!!! Озон, тигез гомерлэр , гаилэ бэхете, янадан-яна жырлар, ижади унышлар сезгэ!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100