Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фирдүс уйнап җибәргәч, башларым әйләнеп китте»: Тямаев тальянда уйнарга өйрәнә

news_top_970_100
«Фирдүс уйнап җибәргәч, башларым әйләнеп китте»: Тямаев тальянда уйнарга өйрәнә
Видеодан скриншот

«Дуслар, мин үземә тальян гармун сатып алдым. Мин тальянда уйный белмим, тик өйрәнергә зур хыялым бар. Җиңелчә генә аранжировка яздым», – дип, яңа һөнәрен күрсәтте Фирдүс Тямаев социаль челтәрдә.

Тямаевның тальян гармунда уйнавы бик күпләрнең – бигрәк тә өлкән буын вәкилләренең күңеленә хуш килгән. Җырчының тамашачысы җылы хатирәләре белән бүлешә, Фирдүс Тямаевка уңышлар тели.

«13 яшьтә әтием үлеп китте. Шундый гармунда, йөрәккә үтәрлек итеп, гел уйный иде. Фирдүс шул ук көне уйнап җибәргәч, башларым әйләнеп китте, күзләргә яшьләр тулды. Бу бит – борынгы көй. Әтием җырлый да иде. Шул мизгелләргә алып кайтып килгән өчен, Фирдүс, бик зур рәхмәт. Җырлап кына түгел, уйнап та кешене уятып җибәрерсең. Алдагы иҗатыңда уңышлар»;

«Бик матур, бик шәп, кадерле Фирдүс. Бу тальян гармун белән сине күбрәк ярата башладык. Килешә, супер, оста син!»;

«Сез һәр жанрны да булдырасыз. Гармунда уйнау ошый»;

«Бигрәк матур. Тиздән «кыздырачаксың», Алла бирсә»;

«Бик шәп килеп чыга. «Саратовский» гармунда да өйрәнсәң бик шәп булыр иде», – дип язучылар бар бу видео янына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100