Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев яңа сезондагы концертларына әзерләнә башлаган. Җырчы тамашачыларны яңа җырлары белән сөендерәчәк. Социаль челтәрдәге аккаунтында ул «Авыр бит» дип исемләнгән яңа җыр яздырганы турында хәбәр иткән һәм җырның бер өлешен видеога яздырып керткән.
Җыр моңсу рухта башкарыла.
Җырда мондый сүзләр бар: «Миңа бит бу якты җиһанда бәхетле булырга язмаган.
Авыр бит, авыр бит.
Сынды шул очканда канатым.
Җилләргә бирешеп, мең тапкыр йөрәкне канаттым»