Фирдүс Тямаев «Тала-тала» дигән татар халык җырына яңа сулыш биргән. Аның башкаруындагы дәртле җыр музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Бу җырны халык көткән, «ниһаять» дип каршы алганнар һәм биеп тә караганнар инде.
«Сез яхшырак җырладыгыз! Сезгә нык килешә», «Фирдүс абый, сезгә мондый дәртле җырлар килешә», – дип фикерләрен калдырган алар.