Фирдүс Тямаевның хатыны Резедә Әхмәтвәлиева «Мин бәхетле» дигән яңа җыр әзерләгән. Ул аны «Татар җыры» концертында башкарырга җыена.
Резедәнең тавышын тамашачылар бик ярата, бу хакта алар комментарийларда язган:
«Резедәнең тавышы бик моңллы, бәрхет кебек, тыңлавы рәхәт»;
«Моңлы, назлы, бәхет белән тулы тавыш»;
«Шулкадәр затлы, нәзакатьле ханым, табигый матурлык, үзенчәлекле тавыш һәм моң»;
«Җыр шәп булган».