Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевның тамашачысы «Мин җүләр» җырын җырлап «права»га имтихан биргән

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевның тамашачысы «Мин җүләр» җырын җырлап «права»га имтихан биргән
"Татар-информ" архивы

Фирдүс Тямаев социаль челтәрдәге сәхифәсенә кызык та, кызганыч та видео куйган. Кем ничек кабул итә инде. Җырчы үзе дә аптырап калган, видео астына «калган җырлар» дип кенә яза алган.

«Син – җүләр, мин – җүләр» җырыгыз җитми. «Права»га укыганда, ирем «булмый синнән, булмый» диде. Ә мин «Син җүләр, мин – җүләр» җырын акырта идем дә йөри идем. Шуның белән «права»га да бирдем. Шуның белән яшим. Мишәрләр, вперед!» – дип, кинәт кулын алга суза тамашачы.

Видеода күренгәнчә, Фирдүс Тямаев чак артка тайпылып кала.

Сәхнәдән төшеп баручы хатынны калганнар хуплап кул чаба һәм «молодец» дип кычкырып урынына озаталар.

Фирдүс Тямаев шунда гына аңына килеп булса кирәк: «Минем «Син – җүләр» җырын җырлап «права»га бирдең, да?» – дип сорый.

Видеоны караучылар бу тамашачының үзен тотышына сәерсенгән.

«Көләсе дә, елыйсы да килә», «Бу җүләргә «права» ничек бирделәр икән», «Фирдүс шокта. Миннән уздыручылар бар икән әле, дип уйлый, ахры», «Кайвакыт бу кыздан уздырып кычкырасы килә бит», «Бу җүләрне үзегезгә эшкә алыгыз», «Молодец, булдыра. Шулай итеп, бераз башыңны җүләргә салмасаң, яшәп булмый бу тормышта», – дигән фикерләр төрлелеге комментарийларда.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100