Җырчы Фирдүс Тямаев кечкенә тамашачысының видеосын урнаштырды. Ул җырчының концертында урындыкка басып биегән. Фонда Фирдүс Тямаевның җырлаганы ишетелә.
«Сәхнәгә менеп бие, бала», «Хәзер үк сәхнәгә, Фирдус, кая карыйсың?», «Бу баланы сәхнәгә менгерергә кирәк иде», «Урындык сына диеп кайгырып утырдым, молодец», дигән комментарийлар язганнар.