Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев белән күңелсез хәл булган, ә ул сүгенә, көлә һәм җырлый

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев белән күңелсез хәл булган, ә ул сүгенә, көлә һәм җырлый
"Татар-информ" архивы

Фирдүс Тямаев белән күңелсез хәл булган. Юлда барганда, машинасының тәрәзәсе беркетелгән урыныннан чыккан һәм күтәрелми. Җырчы тырышып күтәреп тә карый. Бер кул белән тәрәзәне тотып, икенчесе белән рульне тотарга да уйлый. Әмма алай да, болай да килеп чыкмагач, сүгенеп тә карый, көлә дә, җырлап та җибәрә.

Видеода күренгәнчә, җырчы шушы салкында ачык тәрәзәле машинада җилдерә. «Алда – 73 чакрым. Барып җиткәч тә ясыйбыз. Иң мөһиме, бирешмәскә!» – ди җырчы, машинадагы музыканы бар тавышына ачып.

Аның язылучылары бертавыштан диярлек «отверткаң юкмыни», «отвертка кыстырып куярга була бит», «урманнан берәр ботак булса да алып кыстыр инде», «пычак кыстырсаң да ярый», «кәгазь булса да кыстыр инде» дип киңәш биргәннәр, хәтта «тишеккә мендәр куй» дип тә язган берәү. Бу кадәрле генә авылда туып-үскән Фирдүс үзе дә беләдер инде. Мөгаен, тәрәзә пыяласы алай гына торырлык булмагандыр.

Шулай ук «җырчыга салкын тимәгәе» дип тә нык борчылганнар. «Салкын тидермә инде, Сандугач», «Чирлисең бит, сиңа карап мин өйдә өшеп утырам», «Исән-сау кайтып җиттеңме, балакаем? Яз яме», «Машинаң тарала, алмаштыр», – дип комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 8 декабрь 2022
    Исемсез
    Салкындыр бить брат чай эчяргя кереп чыгаргсын балки кэт ябез
  • 8 декабрь 2022
    Исемсез
    Мишарляр бирешмяскя тиеш малдец брат
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100