Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевны хатыны «гаиләне артка сөйрәүче» дип ачуланган

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевны хатыны «гаиләне артка сөйрәүче» дип ачуланган
Социаль челтәрләр

Җырчы Фирдүс Тямаевны хатыны Резидә бөтен «гаиләне артка сөйрәүче» дип атаган. Әлбәттә инде, шаярып кына. Сәер бүрекләр киеп, кыланып йөрүче Фирдүсне хәләл җефете «эш калдырып йөрүче» дип тә ачулана. Күңелле видеоны «Татарлар дөньясында» Телеграм-каналына куйганнар.

Күпләр әлеге парны ярата, бик җылы кабул итә. Шул ук вакытта кызу канлы Фирдүс янәшәсендәге сабыр, тыйнак Резидәне кызганучылар да юк түгел. Бу хакта «Интертат»ка интервьюда Резидә үзе әйткән иде.

«Менә Фирдүснең инстаграмына: «Алла ярдәм бирсен Резедага», – дип язалар. Ул сүзгә аптырыйм инде мин. Үзе дә әйтә: «Ник мин шул хәтле начар кешемени, нигә алай язалар икән?» – ди. Халык мине кызганып, бер дә дөрес эшләми. Без ирем белән бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшибез, җитди итеп талашканыбыз да юк», – дип сөйләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100