Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевны «Махсус хәрби операциядә ярдәм өчен» медале белән бүләкләгәннәр

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевны «Махсус хәрби операциядә ярдәм өчен» медале белән бүләкләгәннәр
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Фирдүс Тямаев тамашачылардан алган үзенчәлекле бүләкләрне видеога төшергән. Җырчы бер көнне диңгез кысласыннан ясалган бәйләмгә шаккатса, бүген аңа өчпочмактан букет ясап биргәннәр. Бүләкләр арасында шулай ук чәкчәк, бавырсак, чәчәкләр бәйләме, төркемдәге егетләргә үзенчәлекле татлы тартма да бар. Ә иң зур бүләкне аңа махсус хәрби операциядәге егетләр җибәргән.

«Бүген Чаллыда 9нчы көн, концертыбыз тәмам. Нурлаттан «Хәрби туганлык» оешмасы вәкилләре килде. Күптән түгел алар махсус хәрби операциядәгеләр янына ярдәм алып барган иде. Андагы егетләр миңа һәм минем төркемдәге Рүзәл Минһаҗевка менә шушындый бүләк – «Махсус хәрби операциядә ярдәм өчен» медаль җибәргәннәр. Егетләр, бик зур рәхмәт! Без сезне ярдәмебездән ташламабыз. Аллаһның рәхмәте булсын, сау-сәламәт булыгыз!» – дип белдерә җырчы.

«Фирдүс, кешелекле бала син. Шушы кадәр булышасың, синең кебек кеше юк. Шундый олы йөрәкле син. Әниең яхшы тәрбия биргән, аңа бик зур рәхмәт»;

«Син лаеклы»;

«Бу медальне казанган егетләр сез!»;

«Сез барысына да лаек» дип хуплаганнар җырчының изге эштә катнашуын.

Фирдүс Тямаев концертыннан кергән акчага махсус хәрби операциядәге егетләргә машиналар алып җибәрде, шулай ук гуманитар ярдәм җибәрүдә дә катнашып тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100