Татар эстрадасының иң энергияле җырчысы Фирдүс Тямаев мәхәббәт турындагы яңа җырын тәкъдим итте. Ул «Син генә» дип атала.
Җырның сүзләрен һәм көен Хәмид Кәримов язган.
Яңа иҗат җимешен күпчелек хуплап алса да, «сезнең хит булырдай җырларыгыз бетеп китте» дип белдергән берәү.
«Сине генә тели күңел,
О-о-о.
Син дип яна минем күңел,
О-о-о.
Сине генә сөя күңел,
О-о-о.
Сине генә күңел,
О-о-о».