Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевка «селкенә» торган бүләк биргәннәр, алгач, кул юарга да туры килгән

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевка «селкенә» торган бүләк биргәннәр, алгач, кул юарга да туры килгән
"Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевка Башкортстандагы концертлары вакытында тере бүләк алып килгәннәр.

«Бу бүләкне тапшыру өчен, без сезне ел буе көттек. Анда сюрприз», – ди җырчының тамашачысы, сәхнә уртасына кызыл тасма белән бәйләнгән тартма чыгарып куеп. Тямаев тартманы башта тотып, колакларын куеп, тыңлап карый. «Селкенә бу, җәмәгать», – дигән була. Шуннан соң тартманы ачып, тере каз тартып чыгара.

Ләкин бичара каз, әллә куркуыннан, әллә болай, тартмага йомышын йомышлап өлгергән икән. Фирдүскә кулын сөртергә салфетка эзләп тә йөгерергә туры килә.

Кемне кызганыйк икән, казнымы, Фирдүснеме?

Сүз уңаеннан,Тямаевка тере җан ияләрен беренче генә бүләк итүләре түгел инде. Аңа яңа гына чыккан чебиләр дә, сарык бәтие дә, куян да алып килгәннәре булды.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 март 2025
    Исемсез
    Фирдүс апаем, әллә ташлап торасыңмы соң бу җыру һөнәреңне. Һаман саен бозау, сарык, ата каз бирә башласалар, бик интегешле бит. Әле әйбәт заманнар килми калмас: халык бер баеса, конвертка салынган бүләкләр дә бирә башлар...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100