Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер тартма файдалы бүләк алган Фирдүс Тямаев: «Трусик та бирмәсләрме икән?»

news_top_970_100
Бер тартма файдалы бүләк алган Фирдүс Тямаев: «Трусик та бирмәсләрме икән?»
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Фирдүс Тямаев социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзенә бирелгән файдалы бүләкне күрсәтте. Аңа бер тартма оекбаш бүләк иткәннәр. Араларында милли бизәк төшерелгәне, «Безнең Тямай» дип язылганы һәм кызыклы җөмләләр язылганнары да бар. Аларны Буа районында җитештерәләр икән.

Җырчы бүләкне башта улларына күрсәтә, кече улы «Безнең Тямай» дигән оекбашларны аралый, хатыны да «файдалы бүләк» дип хуплап ала.

«Сабантуй вакытында носкием югалды, дигән идем бит. Иҗатымны яратучылар бер тартма носки бүләк итте. Икенче юлы, трусигымны югалттым, диярмен әле, берәрсе бер тартма трусик алып килмәсме икән… Кемнәр үз туган илен, туган ягын ярата, кемнәр патриот, чит җирдән носки алып йөрмәгез, Буаныкын алыгыз. Кайсыгызга «Тямай» ноские кирәк, бәясен язып җибәрермен», – ди җырчы.

«Безнең Тямай» оекбашын почта аша җибәрүен сорап язучылар да бар.

Фирдүс Тямаев Сабантуйлардан соң носкиен югалтуы, шул сәбәпле хатыны «куып чыгарды» дип шаярткан иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100