Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев: «Юлда берәр кызыклы очрашу булмаса, Тямай булмый инде ул»

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев: «Юлда берәр кызыклы очрашу булмаса, Тямай булмый инде ул»
"Татар-информ" архивы

Бу көннәрдә Фирдүс Тямаев төркеме белән Себер якларында гастрольләрдә. Ерак аралар үткәндә, бер утырып кайнар чәй эчәсе, җылы өй ризыгы да ашыйсы килә, билгеле.

Шундый максатлар белән Фирдүс төркеме белән дөм караңгыда, ут күреп, бер «вагончик» янына туктаганнар. «Абый, чәй бармы-ы?» – дип кычкырган «үз репертуарында» Фирдүс билгесез бер кешегә. Шуннан алар эчкә узганнар. Ә анда бер ханым камыр ризыклары пешереп ята икән. Фирдүс белән әлеге ханымның сөйләшүе болайрак булган:

– Кара әле, нинди «домашний уют», ә?! – дигән Фирдүс керә-керүшкә үк. – А что есть готовый на данный момент?

– Пирожки с капустой, с картошкой, с яйцом, белеш с мясом... – дип тезгән теге ханым.

Фирдүс ит һәм бәрәңгенекен сайлап алган да «Бисмилләһир-рахманир-рахим» дип әйткән. Моны ишетеп, пешекче ханым:

– А вот это уже хорошо-о, – дип куйган.

– Сез татарча да беләсезме?

– Кәнишне беләбез.

– Татар артистларын беләсезме соң?

– Ну да...

– Ә Фирдүс Тямаев дигән җырчыны беләсезме соң? (Фирдүс «Сайра әле сандугач»ын әзрәк сузып күрсәткән.)

- Кәнишне беләбез.

– Ул минем «брат» бит!

– Чынлапмы? Дөрес сөйлисезме?!

– Чынлап!

– Мин аның җырларын беләм, бездә бер малай аның җырларын җырлый... – дип сөйләгән ханым. Аннан алар, ни кызганыч, хәзерге буын балалары татарча белмәве турында сөйләшеп алганнар. Соңыннан, тамак туйгач, Фирдүс бу апага истәлеккә үзенең афишасын һәм ике йөз җырдан торган флэшкасын бүләк иткән. Пешекче ханым Фирдүснең шул, теге «Сайра әле сандугач»ны җырлаучы Тямаев икәнен белгәч, каушап та калган: «Ничего себе!» – дигән ул гаҗәпләнеп.

Фирдүс исә бик канәгать булып: «Төмәннән 170 чакрым Сургут ягына, пажалыста, чәй эчеп, милли ризыкларыбыз белән сыйланып чыгыгыз! Мин бик шат, Рәсәйнең чит җирләрендә дә, менә шулай, үзебезнең татар кызлары хәләл ризыклар пешереп көн күрәләр икән. Рәхмәт сезгә! Самавырларыгыз гел кайнап торсын!» – дигән.

Видео: Фирдүс Тямаевның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 ноябрь 2022
    Исемсез
    Молодец Фирдус. Еракта яшэу сэбэпле, куптэн тугел генэ белдем шул. Булдыра!!! Уныш, озын бэхетле гомер телим.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100