Фирдүс Тямаев концертында сәхнәгә «Сектор Газа» дип язылган футболка кигән ханым менгән.
Җырчының фанаты Үзбәкстаннан. «Сектор Газа» – Палестина территориясе түгел, ә шул атамадагы, 1990 елларда популярлык казанган, сүгенүле җырлары белән танылган төркем. Әмма соңгы арада Палестинада вакыйгалар куерганга күрә, бу язу башкачарак та кабул ителергә мөмкин.
«Мин тумышым белән Үзбәкстаннан. Шуңа җырың бик ошады, менә сиңа чәчәк», – ди ул.
«Ул Үзбәкстан мәңгегә йөрәктә калды инде», – дип җавап кайтара аңа Фирдүс.
«Әйе, мин дә бетләп кайттым аннан», – дип өсти бу ханым.
«Син шуңа «кожанный» штан кидеңмени? Кызу түгелме соң?» – дип көлә аннан җырчы.
Әлеге видеоны «Татарлар дөньясында» Телеграм-каналына куйганнар. Аны караучылар Фирдүснең тапкыр булуын, сүз эзләп кесәгә кермәвен билгеләп үтә.