Фирдүс Тямаев социаль челтәрдә «Я бер киңәш бир миңа» дигән яңа җырын тәкъдим итте.
«Бу җырымны тулысынча тыңлагыз әле», – дип мөрәҗәгать иткән ул тамашачыларына.
«Мәгънәле җыр», «Яңа хит» дип кабул итүчеләр, шулай ук «Гафу, бер җыр да тыңлыйсы килми» дип язучылар да бар.
Шулай ук «улларын, ирләрен махсус операциягә озаткан балаларның, ата-аналарның ни кичергәнен йөрәгең аша уздырып җыр язсаң иде» дип тә мөрәҗәгать иткәннәр җырчыга.