Фирдүс Тямаев «Ярдәм ит» җыры турында: «Әлеге җырым белән операциягә дә кереп киттем»
Фирдүс Тямаев үзенең «Ярдәм ит» дигән җырын барлык музыкаль мәйданчыкларга чыгарды. Әлеге җырның язылу тарихы белән дә уртаклашты.
«Ниһаять, бу җырыбыз әзер, дуслар. Ул мине Уфага, икенче тапкыр аягыма операция ясатырга барганда озата барган җыр. Кыш. Чистайда концерт куйганнан соң, төнлә юлга чыктым. Буран себерә, берни дә күренми. Үз-үзем белән сөйләшеп барам. «Фирдүс, эстрададан китәргә вакыт җитте бугай, әле тиз генә аякка баса алмассың, ахры», – дим. Флешкамда «Ялгыз торна» җыры бара иде. Флешканы тартып алдым да, форточкадан атып бәрдем. Мин ялгыз, мин берүзем, сердәшче җырым да юк, ул да тынды. Янымда концерт директорым Альбина утырган булган икән, аны да күрмәгәнмен.
Өч көн алдан дустым Рүзәл Минһаҗевка «Ярдәм ит» дигән шигырь язып бирүен сораган идем. Килгән көнне үк көй яздым. Уфага кадәр шул җырны диктофоннан тыңлап бардым.
Күңелдә бушлык иде, берни аңламыйм, еларгамы, көләргәме. Шул чакта җибәрде Рүзәл миңа шигырен. Түзәлмәдем, күздән яшьләр атылып чыкты. Әлеге җырым белән операциягә дә кереп киттем.
Һәр кешенең үз язмышы, үз тарихы. Бу җырны мин 3 елдан соң гына чыгарырга булдым. Кемнәр көтте? Языгыз әле, аны тыңлап ниләр кичерәсез?
Рүзәл Минһаҗев сүзләре, Фирдүс Тямаев көе», – дип язган ул үзенең сәхифәсендә.