Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев яңа клибында Марат Мухинның хатынына гашыйк булган

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев яңа клибында Марат Мухинның хатынына гашыйк булган
"Татар-информ" архивы

Фирдүс Тямаев «Өзелеп яратам» җырына яңа клибын тәкъдим итте. Анда Фирдүс кибеттә сатучы булып «эшләүче» Марат Мухинның хатыны Гөлиягә гашыйк була, әлбәттә, бу хакта популяр аранжировка ясаучының үзенә дә җиткерәләр. Дәвамын клиптан карый аласыз...

«Бу клипны төшергәннән соң, күзгә йокы кермәде. Ә Фирдүс туры травматологиягә китте. Аллага шөкер, бар да тәртиптә. Менә бүген, елмаеп-көлеп, сезгә бу клипны тәкъдим итәбез. Клипта катнашы булган һәр кешегә рәхмәтебезне белдерәсе килә»,  – дип язган клип режиссеры Лилия Кадыйрова.

Тамашачыларның күпчелеге шаян клип буларак кабул иткән, әмма «бәйләнүчеләр» дә бар.

Мисал өчен, «Печән фонында «Мерседес» машинасы нишли, шул кыйммәтле машинасы белән печән җыйганмы әллә?» – дип язучылар бар.

«Клипның мәгънәсе бай егетнең авылга кайтуы һәм авыл кызына гашыйк булуында дип уйлыйм», – дип аңлатырга теләгән берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100