Фирдүс Тямаевның, кыяфәте бик үк яхшы булмавын әйтеп, күңелен төшергәннәр. Видеоны «Татарлар дөньясы» Телеграм-каналы куйган.
«Дуслар, әле беркөнне миңа берсе әйтә: «Син картаеп киткәнсең, битең шешенеп беткән, әллә эчәсеңме?» – дигән. Хурланып үләм дип торам, туганкайларым... Йокы да туймыйдыр инде, нервысы да бардыр, яше дә барадыр инде. Минем күңелем матур, чын күңелдән», – дип сөйләгән җырчы.