Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев хейтерын акылга утырткан: «Сөннәтлибезме сине?»

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев хейтерын акылга утырткан: «Сөннәтлибезме сине?»
Фото "Татар-информ" архивыннан

Фирдүс Тямаев хейтерларына кисәтү ясаган. Җырчы белән шаяру начар бетәчәгенә ышандыру өчен, ул видео да төшергән.

Видеода күренгәнчә, машинада блогер Искәндәр Гайсин белән Оливер бара. Анда Фирдүс Тямаевның җыры яңгырый.

«Фирдүс Тямаев? Сүндер әле шуны. Минем әнием аны «җырлый белми, акыра ул» ди», – дип әйтә татарча сөйләшүче Оливер.

Шул вакытта Искәндәр якташын яклап чыга һәм җырчыны «разборка»га чакыра. Видеода күренгәнчә, җырчы машинаның тәрәзәсе аша күгәреп беткән балтасын куя һәм Оливерга сораулы карашын ташлый.

«Хейтерыгызны алып килдем. Әле генә сезнең турында нәрсә генә сөйләмәде», – ди Искәндәр. Ә Оливер хәйләсен таба, ул инглиз телендә «сиптерә» башлый.

«Юләр мәллә син? Бар, өенә алып кайт, караңгы төшкәнче», – ди Фирдүс Тямаев.

Шуннан машина кузгалып китә, Оливер җиңел генә котылуына куанып бетә алмый һәм иптәшенә «дивана» ди. Ә  машинаның арткы утыргычына Фирдүс Тямаев кереп утырган икән.

«Татарча бик яхшы беләсең икән. Сөннәтлибезме сине бүген?» – ди ул, үтмәс балтасын күрсәтеп.

Җырчының виртуаль дуслары видеоны карап «тәгәрәп көлгән». Ә Оливерны белмәүчеләр аның татарча сөйләшүенә шаккаткан.

«Ул бит русчага караганда татарча яхшырак белән», «Аны татарча сөйләшергә Илсөя Бәдретдинова өйрәтте», – дип, халыкны Оливер белән таныштырганнар комментарийларда.

Татарча җырлап танылган Африка егете Оливер Мукенди: «Иң яраткан җырым – «Алмагачлары».

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100