Җырчы Фирдүс Тямаев җыр яздыру студиясендә дусты Әбри Хәбриевне очраткан. Күптән очрашканы булмаган ике дус җылы итеп күрешкән, элекке вакытларын искә төшереп алган.
«Хәтереңдәме, 2012 елда без синең белән бергәләп Оренбургка барган идек», – ди Әбригә Фирдүс. «Әйе, Оренбург якларына сине мин күрсәттем инде, брат», – ди аңа Әбри, шаяртып.
«Рәхмәт, брат, мине син «йолдыз» иттең инде. Шуңа күрә сиңа ай саен процент биреп барам бит», – ди җырчы.
«Ай, череп баеп беттем, малай. Шуңа хәзер пейнтхауста торам бит, Әгерҗедәге», – дип җавап кайтара аңа тапкыр Әбри. Икесе дә җор телле артистлар егыла-тәгәри көлешә.