news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев үлгән песи аркасында юлыккан күңелсез хәлне искә ала

news_top
Фирдүс Тямаев үлгән песи аркасында юлыккан күңелсез хәлне искә ала
"Татар-информ" архивы

Фирдүс Тямаев ишегалдына кунакка күрше песие кергән һәм… җырчыга үзе белән күптән булган күңелсез хәл турында искә төшергән.

«Дуслар, карагыз әле, безнең өйгә кунак килгән. Син кайсы күршедән соң, матур песи? Безгә кунакка килдеңме син?

Бер 5-6 ел элек песи аркасында бер зур проблемага эләккән идем бит мин Гүзәл Уразова белән. Хәлләрең ничек? Кара, без икебез дә бер төстә икән. Кунакка керәсеңме соң, песи? Исемең ничек соң синең?» – дип, бик җылы итеп сөйләшә артист Мыраубикә белән.

Тямаев әйткән «проблема»ны да исә төшереп китү кирәктер. Хәтерләсәгез, 2019 елда Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова һәм Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев юлда үлгән ниндидер хайван үләксәсеннән көлеп видео төшергәннәр иде. «Шашлык ясарга өлгермәдек», – дип сөйләшәләр алар видеода. Җырчыларның ул ролигы федераль күләмдә низаг китереп чыгарды. Җырчыларны хайваннарга мәрхәмәтсез мөнәсәбәттә гаепләделәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар