Фирдүс Тямаев «Тямай» исеме турында: «Безнең нәселне башта Түбән Нурлатка кертмәгәннәр»
Фирдүс Тямаев «Интертат»та үзенең фамилиясе, авыл проблемалары, әнисенең авыруы һәм махсус операциягә илткән гуманитар ярдәм турында сөйләде.
– Фирдүс, Тямай – кеше исемеме ул? Нәкъ шулай яңгырыймы?
– Тямай – төрки-татар исеме, «җыр болыты» дигәнне аңлата. Үзбәкләрдә Чамай дигән исем бар, чувашларда, ялгышмасам, Җамай.
– Ул кемегез сезнең?
– Мин аны әйтә алмыйм. Без бит төп Нурлат кешеләре түгел, безнең нәсел, ялгышмасам, Явыз Иван вакытындамы, аннан алданмы соң, каяндыр күченеп килгән. Безнең нәселне, куркып, Түбән Нурлатка 2 атна кертмиләр. Бу Түбән Нурлат тарихында язылган. Бүгенге көндә Түбән Нурлатта бик күп Тямаевлар яши. Туганнар да бар, фамилиядәшләр дә.
– Бәлки, шуңа күрә Башкортстанга кертмәгәннәрдер сезне, шулай ук куркып?
– Ничек?
– Тарих кабатлана, диюем. Теге вакытта Нурлатка кертмәгәннәр бабаларыгызны, хәзер сезне Башкортстанга кертмиләр.
– (Көлә.) Башкортстанда гастрольләр, Аллага шөкер, була. 21е Яркәйдә, 24се Дүртөйле, аннары Борай. Бик зур рәхмәт Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, ул шәхсән бу мәсьәләне хәл итте. Башкортстандагы тамашачыларга концертларны тәкъдим итәчәкмен.
– Әниегезнең хәле ничек?
– Әнинең күзенә менә 3нче тапкыр операция була. Аның шундый чир: тамыры гел үсеп тора, диләр. Әле тагын катаракта да, ди, анысына декабрьдә килергә, дигәннәр.
Без авылның ишелеп беткән фермаларын алып йөрибез бит инде энекәш белән, хыялыбыз – авылда 150-200 сыер асрап, яшьләргә эш биреп, хезмәт хакы куеп эшләү. Шушы уй белән хыялланып йөрибез. «КамАЗ» алдык, 2 тракторыбыз бар. 1 склад белән 2 ферманы ремонтлыйбыз Фирзәр белән. Концерт акчасыннан материаллар алган идек инде. Энекәшнең үзенең бәләкәй генә кыры бар, җәй буе шунда печән чапты, туплады. Ферма ишелеп беткән булса да, шунда 12 сыерыбыз бар, 4се хәзер бозаулаган. Өйдә 5 үгез бар, икесен суйганнар инде. Әнинең казлары бик күп – 200 гә якын.
Хыял тормышка ашармы-юкмы – белмибез, тик инде ничек кенә булса да, авылны яшәтәсе килә. Ул болай да яши, ничектер элеккеге халәтенә кайтарасы килә.
Бүгенге көндә Түбән Нурлатның хәле җиңелдән түгел. Мәрхүм Фатих Сәүбәнович Сибгатуллин, Нурлат шәһәр статусы алсын өчен, безнең авылны, тагын 1-2 авылны кушты, шәһәр ясады да, бүгенге көндә бик зур проблемада без. Мәсәлән, авылыбыз уртасында күпер бар. Ул ватыла икән, шәһәргә мөрәҗәгать итәбез, ә анда ул баланста тормый. «Үз җаегыз белән ясагыз!» – диләр. Налогларны, иминиятне, тагын ниләр түлисе – барысын да шәһәрчә түлибез. Бүген әниләребез – гомер буе эшләгән сыер савучыларның яклавы юк.
Соңгы вакытта су мәсьәләсен хәл итеп йөрибез. Ярты авылда су юк. СССР вакытында әтиләр, бабайлар ясаган артезиан коесы өчен без хәзер Нурлатка акча түлибез, ә ватылса — «баланста тормый!». Аңа 300 меңгә якын акча кирәк. Ничек иде – оешмага акча түлибез, ә безнең акчага ремонт?! Бүгенге көндә, авыл дип, үзәк канализацияләр юк, юллар начар. Ничек кенә булса да, әгәр без шәһәр статусында торабыз икән, безнең өчен дә кирәк-яраклар булсын иде.
Хәзер яңа башлык килде. Ул, бу мәсьәләне һичшиксез хәл итәбез, диде.
Әле менә тагын бер шөгыльгә тотындым. Операцияләр белән 2 ел туктап торган идем, быел тагын Габдулла хәзрәт белән сөйләштем. Нурлаттан безнең авылга 3 км, мәчетебездә подвал бар, шул подвалда – мәдрәсә. Авылда теләге булган һәркемгә – әниләр, әтиләр, абыйлар, бабайлар, балалар өчен Коръән дәресләре булачак. Алар октябрьдән хәрефләр танырга, намаз укырга өйрәнәчәк. Хезмәт хакын, шулай ук концерт акчасыннан, Аллаһ теләсә, бүлеп бирәчәкбез.
Хыялым – авылда укымышлы кешеләр күп булсын, Коръәнне укырга өйрәнсеннәр иде. Быел, Аллаһ бирсә, Нурлат районын буенча безнең авылда зур конкурс оештырам. Республика күләмендә түгел, район күләмендә. Без аны болай да ел саен уздырабыз. Лагерьларыбыз эшли. Кем Коръән укырга өйрәнә, догалар өйрәнә, күп дога белә –хәзрәтләр билгели, мин зур гына бүләк куям.
Казаннан да 1-2 зур хәзрәт алып кайтып, яшьләргә үрнәк күрсәтәсе килә. Яшьләр өйрәнсен иде догаларны. Бүлеп куйган акчам бар. Авылда теге вакытта 60ка якын кеше йөргән иде, өлкәннәр, бәләкәйләр белән. Хыялым зур – авыл халкы шушы мәдрәсәгә, җомгаларга, укырга йөрсеннәр иде. Шушы бәйгене игълан итеп, безнең балалар ничек кенә булса да дин юлына бассыннар иде, дигән теләктә калам.
Авылыбыз матур, тик проблемалар күп. Бергәләшеп матур гына итеп хәл итәбез. Безнең җирлек башлыгы юк, анда хәзер ТОС (территориаль иҗтимагый үзидарә) дип атала, анда иң өлкәне – Айрат абый. Хәзер район башлыгы, шушы су мәсьәләсен уйлыйбыз, дигәч, ул эштән туктап торабыз. Без зиратларга бик күп игътибар бирәбез, чистартабыз. Янгын-мазар булса дип, коелар казып куйдык. Арбалар ясап куйдык, запас такталар куйдык. Яңа зиратның коймасын тотабыз. Без анда йорт салдырган идек.
Хәзер авылда 3 күперебез бар. Берсен аның «Тямай күпере» диләр, бәләкәй генә күперне Сабантуй вакытында салган идек. Хәзер шушы 3 күперне дә буярга җыенабыз. Ничә чиләк, ничә литр кирәк әйтәчәкләр дә, моннан әйбәт буяулар алып җибәрәм. Тегеләрендәге иске буяуларны кырып бетереп, пульверизатор белән 3 күперне буярга куштым. Айрат абый шуның белән шөгыльләнә. Шул инде, эшләр күп. Үзебезчә юләрләнеп йөрибез. Иҗат кешесенең «әзрәк җитеп бетми» диләр, минем хәзер яшь 40тан арткач, булганы да чыгып барадыр. Тик, әкренләп, үз эшебезне эшләп барабыз.
– Фирдүс, махсус операция зонасына якын арада барырга җыенамы сезнекеләр?
– Безнең егетләр анда бик еш бара. Графигын әйтмибез, массакүләм мәгълүмат чараларына бөтенләй әйтмәскә тырышабыз. Чөнки әзрәк хәлләр булгалады. Менә шулай сторис куялар, ватсапта бер-берсе белән язышалар да, күңелсез хәлләр бик күп булды. Украина чигенә кергәч, маршрутны белгәч, «теге яклар» белә. Шуңа күрә соңгы вакытта кая барганны, кайчан барганны, кайсы көнне барганны бөтенләй әйтмибез. Нурлатның телеграм-каналда «Боевое братство» дигән үз төркеме бар, шунда язышып, ярдәм итеп торабыз.
Мин күптән түгел 4нче «Нива»ны җибәрдем Аксубай егетенә, Рушан исемле энекәшебезгә. Ул үзе Түбән Камада тора. Күптән түгел минем энекәш Роберт кайтты. Анда безнең егетләр таралган бит. Чик буена җиткәч, безнең энекәшләр 1000 км юл үтеп, кайда Нурлат, Аксубай егетләре тора – һәр ноктага ни кирәген илтеп торалар. Анда Нурлат – Аксубай гына түгел бит инде, безнең Татарстан егетләре – барысы да бергә. Барысы белән дә элемтәдә.
Ә егетләр булган кайбер нокталарда нык бәрелеш бара, кайберләрендә тыныч. Шуңа күрә кайчан ничек барганны әйтмибез.
– Югалтулар юкмы танышлар арасында?
– Югалтулар бар... Исән-сау бетсен иде, шуны телибез. Егетләр белән гел элемтәдә, нинди проблемалары бар – белешеп торабыз. Әйтик, аларның монда гаиләләре калды. Хатыны я баласын сырхауханәгә илтергә кирәк, алар ярдәм сорый, кайсыбыз ярдәм итә ала – эшлибез, тырышабыз. Безнең егетләр бик актив эшли, молодцы, Аллага шөкер.
– Каршылык булды, дидегез, мондагы кешеләр язган комментарийлармы, әллә башка әйберме?
– Юк, комментарий түгел. Безнең маршрутны белә дә дошманнар, көнен беләләр, Украинага кергәч, һөҗүм итәләр. Хәтта безнең алып барган машиналарга һөҗүм итәләр. Шундый хәлләр булды.
– Корбаннар юк?
– Корбаннар юк. Корбаннар бар – Түбән Каманың йөк машинасына һөҗүм иткәннәр иде теге вакытта ук. Үзебезнең графикны шуңа әйтмибез. Егетләр исә аена 2 тапкыр бара.
– Моны гаепләп язучыларга нәрсә әйтер идегез?
– Әле бу мобилизация юк иде әле, махсус операция башлангач, ополчениедәге егетләргә ярдәм итә башладык, андагы безнең өчен көрәшкән егетләргә. Без аларга кирәк-яраклар илтә башладык, андагы Донбасс, Луганск халкына, балаларга кирәк-яраклар илттек.
Безне ул чакта бик каты сүктеләр, шалтыратулар да булды, үземә дә сүгенеп-сүгенеп шәхсән яздылар. Син шундый, син мондый, кая тыгыласың, диделәр. Хәтта минем якын аралашкан кешеләрдән дә күп сүзләр ишеттем. Аннары мобилизация башланды. Безнең инде тәҗрибә бар иде. Араларында бар хәзер дә «кая тыгыласың» диючеләр. Мин менә теге вакытта үзем барып кайттым, анда да бик күп яздылар. Башта борчыла идем. Хәзер уйлыйм – кешене ул проблема борчымый, кеше ил өчен янып-көйми икән, мин андый кешегә берни дә әйтә алмыйм. Аллаһы Тәгалә сакласын, илебезгә сугыш килмәсен.
Әгәр кеше бүген анда барып, анда халык ничек яшәгәнен үз күзе белән күрсә, миңа каршы дәшкән кеше иң беренче булып үзе барып, үзе аларга булышыр иде. Мин анда үз күзем белән халыкның ничек яшәгәнен күрдем, балаларның мәктәптә хәтта уйнарга туплары юк. Безнең бит, Аллага шөкер, заправкага керсәң дә туплар бар. Сүз уңаеннан әйтүем, елга буена төшәм дисәң дә, барышлый заправкага туктап алырга була – шунда кофе да бар, уенчыгы да, киемгә кадәр саталар. Ә анда мәктәпләрдә дә туплар юк.
Икешәр көн кешеләргә су бирмиләр. Суны хәрби «КамАЗ»ларда, бочкалар белән ташыйлар. Без бит, Аллага шөкер, матур яшибез, кешенең тамагы тук, өсте бөтен, арты җылыда булгач, тыныч булгач, аңа рәхәт «Кая тыгыласың?» дип әйтә. Безнең Нурлаттан 200гә якын егет, безнең авылдан гына 10нчы кеше китте! Соң әйдә, барыбыз да шулай арт белән борылыйк та инде... Алай булмый бит. Һәр кеше үзенчә уйлыйдыр. Ә болай – безнең Татарстан ярдәм буенча беренче урында тора. Кая гына барсаң да, «Татарстан, Татарстан!», «Татарстан, молодцы!» диләр, безнең ил өчен янып көйгән Татарстанда патриотлар, ярдәм итүчеләр бик күп. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын.