news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев турында хатыны: «Сәламәтлеген, нервасын бетерә инде...»

news_top

Җырчы Фирдүс Тямаев тормыш иптәше Резеда белән матур видео яздырган. Ул анда хәләл җефетеннән үзе турында сораша һәм сорауларына кызыклы җаваплар ала.

«Фирдүс Тямаев турында барысы да «эчә» дип сөйли. Шул сүзләр дөресме, әйт әле?» - ди җырчы хатынына.

«Фирдүс бөтенләй эчми, бөтенләй», – ди бу сорауга Резеда. «Аның өстән бирелгән энергетикасы бик көчле. Бу энергетика өйдә дә сизелеп тора. Ул әлеге энергетикасын безгә дә өләшә. Шуның өстенә Фирдүс кыю, тырыш, көчле рухлы кеше. Бик нык кайгыртучан», – дип тә өсти якын кешесе.

«Фирдүснең минуслары бармы соң?» – дигән була аңа Фирдүс Тямаев.

«Минусларына килгәндә, тиз кыза, ләкин тиз суына. Шулай итеп үзенең сәламәтлеген, нервасын бетерә инде. Эшеннән башка бөтенләй яши алмый», – дип тә билгеләп үткән Резеда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар