Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев эстрадага килгәнче массаж ясаучы булып эшләгән?

Җырчы турындагы без һәм сез белмәгән кайбер фактлар турында «tatar_estrada» телеграм каналында хәбәр иткәннәр. Дөрес булса, Фирдүс...

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев эстрадага килгәнче массаж ясаучы булып эшләгән?
"Татар-информ" архивы

«Биш яшендә гармунда уйнарга өйрәнә.

Гармун, баян, курай һәм фортепианода уйный белә.

Тәүге һөнәре – аяк киеме төзәтүче.

Эстрадага килгәнче, аяк киеме төзәтүче, массаж ясаучы, автомобильләр юучы булып эшләгән.

Ун ел тамада булып йөргән. 9нчы сыйныфтан бирле җырлар иҗат итә. Тәүге хит җыры – «Язмыштан узмыш юк» (2003 елда языла).

Бер сезонга 7-8 пар аяк киеме туздыра», – дип язганнар Фирдүс турында.

«Кызык булды әле бу. Ишеткән юк иде. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Афәрин!», «Кечкенә чактан ук бик тырыш булган икән», «Бар яклап та булдыра, маладис», – дип мактаганнар җырчыны әлеге телеграм каналга язылучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100