Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев туган көнен бәйрәм итә: «40 яшь, акыл юк»

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев туган көнен бәйрәм итә: «40 яшь, акыл юк»
"Татар-информ" архивы

Бүген татар эстрадасының, тамашачы әйтмешли, «батарейкасы» Фирдүс Тямаев үзенең туган көнен билгеләп үтә.

Тямайның гомер бәйрәме аранжировщик Марат Мухин студиясендә башланып киткән. Марат Фирдүс дустының репертуарындагы иң популяр җырларның берсе – «Әйдә, сайра, сандугач» җырына яңа яңгыраш биргән.

Фирдүс башта җырны бөтенләй башка ноталарга салып, сузып-сузып башкарып шаярткан. Янәсе, 40 яшь тулгач, «супер дәртле сандугач» менә шундый «сүлпән сандугачка»ка әверелә.

«Миңа 40 яшь что ли? Ә акыл барыбер юк. Кырыктагы – шырыкка. Шул хөрмәткә өр-яңа җыр: «Дәртсез сандугач», – дип язган ул, видеоны шәрехләп.

Сторисларында гына Тямай җырның яңа версиясен ишеттерә.

Җырчыдан җырчы тумый кем тусын инде: кечкенә улы Кәрим дә әтисен «Туган көнең белән» җырын башкарып котлаган.

Берничә дусты җыелышып, Фирдүскә кыйммәтле сәгать бүләк иткән. Матур пакетка салынган бүләкне: «Фирдүс абый, безне шундый матур җырларың белән гел куандырып тор. Таза-сау бул. Әйбәт кенә киеп йөрергә язсын», – дип тапшыралар алар. Фирдүс кенә: «40 яшьтә нәрсә кидерергә мөмкиннәр? Әллә нәрсәләр уйладым», – дип аптырап китә. «Памперс түгел», – дип шау килеп көлешәләр дуслары. «Матур «БМВңа утырып, менә шушы матур сәгатьне киеп йөр. Штамповка түгел, оригинал бу», – дип үтереп мактыйлар бүләкләрен.

Фирдүс Тямаевны виртуаль дуслары да бик актив котлаган.

«Фирдүс, туган көнең белән! Беркайчан үзгәрмә»;

«Туган көнең белән. Февраль малае икәнсең, өстәвенә»;

«Бернинди 40 түгел, койрыгы белән 18 генә»;

«50 яшьтә дә, 60та да дәртсез булма, сандугач»;

«Татарның менә дигән, гел алда баручы улын котлыйбыз. Гел шулай иҗат югарылыгында калыгыз. Сез – тамашачыларның яраткан җырчысы»;

«Татар эстрадасының энерджайзеры! Туган көнең котлы булсын. Иң мөһиме – күңелең 18дә булсын», – дип, матур теләкләрен язалар алар яраткан җырчыларына.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100