news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев төркемендәге артистларга ничә сум хезмәт хакы түләгәнен әйтте

news_top
Фирдүс Тямаев төркемендәге артистларга ничә сум хезмәт хакы түләгәнен әйтте
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Татар эстрадасының иң «энергичный» җырчысы, концертларында тамашачыны торгызып бастыра торган Фирдүс Тямаевның Казанда концертлары узды. Сәхнә артындагы хәлләрне блогер Олеся Лесная күзәткән һәм сорауларын да биргән.

Җырчы блогерга үзенең һәм командасының костюмнарын күрсәтә. Олеся, брендлы костюмнарны күреп, бәясен чамаларга тырыша, концерт дәвамында кияргә әзерләнеп куелган 7 эчке киемен күреп шакката.

Төркемеңдәге артистлар соңга калсалар, нинди җәза бирәсең? Бәлки, штраф саласыңдыр...

– Беркайчан да бернинди җәза бирмим. Мин сүгәм дә бетә. Бер музыкантка, миндә эшли торган бер кешегә дә штраф салганым юк. Чөнки барысы да эшләргә килгән. Кеше ялгышмыйча тормый, соңга да кала. Сүгәм инде. Тиз кызам да тиз сүнәм. Быел, киресенчә, хезмәт хакын арттырдым. Казан концертыннан гына ут куючы 130 мең сум ала. Аллаһ Тәгалә акчаны бирә. Яңа биючеләргә дә әйбәт түләдем, көнгә – 5-7 мең сум. Минем турында беркем дә саран дип әйтә алмый.

Казан концертларында бүгенге көндә 50 кеше эшли, ашарга пешерүче, пешереп китерүче бар, сак хезмәте һ.б., һ.б. Быел иң озын концерт 4 сәгать тә 10 минут бара.

Нишләп шулай озак?

– Булса булсын, булмаса – юк!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 апрель 2025
    Исемсез
    Мондый тубэн сыйфатлы попс акыручылар , надан талантсыз бездарь жырчылар татар сэхнэсендэ гомумэн алганда булырга тиеш тугеллэр. Болар барысы да миллэтнен мэдэниятен-сэнгэтен корытучылар, зыян салучылар. Дэулэт мондыйларны тыярга тиеш тиз арада. Бу шаккатмалы хурлык безнен халык очен.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар