Фирдүс Тямаев бүген иртән хастаханәгә барган. Хәтерләсәгез, былтыр җырчы калкансыман бизендә ике якта да онкология булуын хәбәр иткән иде. Фирдүс Тямаев озак вакыт УЗИ узмый йөргән икән. Соңгы арада анализларында тайпылыш булган, шуңа да, тормыш иптәше УЗИ узарга, табибка күренергә үгетләгән.
«Куркып йөргән идем, ниһаять, тикшерттем. Бу чир минем бөтен тормышны үзгәртте инде», – ди артист үзе. Табиб исә: «Барысы да әйбәт, алда профилактика булачак», – дип аны тынычландыра.
«Бер үк бу шеш үсмәгән булса иде, дип Аллаһы Тәгаләдән сорадым инде», – ди артист хастаханәдән чыгып барышлый.
«Ул киста әз генә үскән инде. Хәзер алга таба да бирешмәскә кирәк. Дуслар, борчылмагыз, минем кебек эткә-беткә игътибар бирмәгез. Шул бетерә безне. Нервыларыгызны саклагыз», – ди Фирдүс Тямаев сторисларда.