news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев шаярта: «Мин хәзер тәртипле артист»

news_top
Фирдүс Тямаев шаярта: «Мин хәзер тәртипле артист»
Фирдүс Тямаев аккаунтыннан

Фирдүс Тямаевның концертлары вакытында әйтә торган тагын бер сүзтезмәсе барлыкка килгән. Искәртеп үтик: Тямаевның моңа кадәр бер тамашачысына: «Кая бара?» – дип кычкырып әйткән сүзе халык арасында популярлашып киткән иде. Концерт вакытында Фирдүс Тямаевның шулай кинәт кычкырып җибәрүе төшерелгән видео озак кына социаль челтәрләрдә йөрде. Җырчы быелгы концертларында да шушы сүзтезмәсе белән шаярта.

«Ишеттегезме? Мин хәзер: «Кая бара?» – дип кычкырмыйм. Мин хәзер – тәртипле артист. Мин хәзер болай гына итәм: «Утыр тизрәк!» – дим», – дип көлдергән ул тамашачысын. Билгеле, Тямаевның соңгы җөмләсен әйткәндә, аның интонациясен һәм тавышын ишетергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар