Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев сәхнәгә менгән кызга карап егылган

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев сәхнәгә менгән кызга карап егылган
"Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган җырчысы Фирдүс Тямаев концерты вакытында сәхнәдә егылган. 

Видеода күренгәнчә, аның янына сәхнәгә бер кыз менә, җырчы аңа плакатын бирә һәм «күзе белән озатып» җырлый башлый. Шул вакытта җырчы артка атлаганда җыр сүзләрен күрсәтә торган җайланмага сөртенеп егыла.

Концертны караучылар җырчының аптырап тормавын, ә сикереп торып, җырлавын дәвам итүе турында язган.

Ә социаль челтәрләрдә җырчыга бу кисәтү булуын искәртәләр: 

«Ай, Аллам. Кызларга караганыңны Аллаһы Тәгалә дә күрде, шунда ук җиргә дә төшерде. Сак бул инде», – дип язган җырчы Нурзадә.

«Алла бабай уразада теләсә кая карыйсың дип тартты башыңа»;

«Уразада кызларга карап йөргәч шулай була»;

«Куркыныч та, көлке дә булды бу. Иң мөһиме беркем дә зыян күрмәде бугай», дигән композитор Марат Мухин.

Халык арасында җырчының аяклары өчен борчылучылар да бар: «Күп акча түгеп ясаткан аякларыңны әрәм итәсең бит», «Аякларыңа зыяны булмасын инде».

Фирдүс Тямаевның Германиядә аягына операция ясатуы турында язган идек.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 17 апрель 2022
    Исемсез
    Уф, көлеп үлә яздым, башка берни дә яза алмыйм)))))
  • 16 апрель 2022
    Исемсез
    Исерек булмаганмы икэн ул ? 😂😂😂
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100