news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев сайлауга уллары һәм төркеме белән килде: «Аллаһка шөкер, бай, матур яшибез»

news_top
Фирдүс Тямаев сайлауга уллары һәм төркеме белән килде: «Аллаһка шөкер, бай, матур яшибез»
Фото: © «Татар – информ», Фирүзә Гыйниятова

Бүген дә Татарстанда Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау өчен тавыш бирү дәвам итә. Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев сайлауда катнашты. Ул Республика клиник хастаханәсе тулай торагында урнашкан сайлау участогына гаиләсе һәм төркеме белән килде.

Фирдүс Тямаев сайлау белән бәйле балачак хатирәләре белән бүлеште.

«Без бүген әйбәт кәефләр белән килдек. Кечкенә вакытта, әти-әниләр сайлауга барганда, бу безнең өчен зур бәйрәм иде. Иртән үк сәгать җидедән мәдәният йортында музыка яңгырый башлый, ә без, балалар, шунда кичкә кадәр концерт куя идек. Әниләр, әбиләр клубта җыелып коймаклар пешерәләр, самовар белән чәйләр куялар, ә без авылда мәдәният йортының ишеген ачып кергән һәр кешене биеп-биеп каршы ала торган булдык.

Сайлаулар безнең өчен зур бәйрәм иде, бик көтеп ала идек. «Колхозчы»ларга ял бирәләр иде, сайлау көннәрен без гаилә, туганнар, авылдашлар белән бергә уздырдык. Мин бүген үзем генә килмәдем, Раян һәм Кәрим улымны алып килдем, алар барысын да күреп үссеннәр. Төркемдәге кызлар-егетләрне дә алып килдем.

Шушы өч көндә илебезнең киләчәге хәл ителә. Шуны әйтәсем килә: мин 20 тапкырга якын махсус хәрби операция зонасына егетләр янына бардым. Иң алгы сызыкларга кадәр бардым, андагы хәлләрне үз күзем белән күрдем. Илебезгә тынычлык телим. Шушы сайлаулардан соң сугышлар бетсен, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын. Без матур яшәсен дип, Татарстаныбыздан бик күп егетләр илне яклый, гомерләрен бирәләр, имгәнәләр. Бүген илләребез тыныч булсын, дигән өмет белән тавыш бирергә килдек.

Аллаһка шөкер, бай, матур яшибез. Беребез дә ач-ялангач түгел, фатирларыбыз, машиналарыбыз бар. Тынычлык кына кирәк. Татарстаныбызда яшәп, татар традицияләренә буйсынып, татарча сөйләшеп, җырлап, милләтебезне барлап яшәсәк иде», – диде ул.

Искәртеп узабыз, тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар