Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев Рузилә Хәйретдинованың кибетендә «бардак» ясап кайткан

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев Рузилә Хәйретдинованың кибетендә «бардак» ясап кайткан
Фото: Рузилә Хәйретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасында хәзер сирәк күренә торган җырчы Рузилә Хәйретдинованың сәүдә өлкәсендә эшләвен беләләр инде. Шушы көннәрдә ул хатын-кыз киемнәре сата торган кибетенең туган көнен үткәргән.

Бәйрәмгә, мөһим һәм кадерле кунак буларак, Татарстанның атказанган җырчысы Фирдүс Тямаев чакырылган. Бәлки, бәйрәмгә халыкны нәкъ менә эстраданың иң энергияле җырчысы җәлеп иткәндер дә. Кибет халык белән шыгрым тулган, анда Фирдүс һәм аның төркеме биючеләре «кыздыра».

«Культурный бәйрәмгә чакырганнар иде бит. Кайда Тямай, шунда – бардак», – дип, җырчы социаль челтәрендә бәйрәмнән видеолар белән бүлеште. Анда яшьләрнең рәхәтләнеп биегәне күренә.

Бәйрәмдә Рузилә Хәйретдинова үзе дә җырлаган. Аның үзенчәлекле киеме дә халык игътибарын җәлеп итми калмагандыр. Әлбәттә, зур һәм җиләкле бәйрәм торты да булган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 июль 2024
    Исемсез
    бу позор, бу колхозниклар кайчан бетэрлэр микэн.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100